Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Потлап - потлап сөт сава Җүәрия (+фото)

Берәүләр шәһәрдә яшәсә, икенчеләребез исә гаҗәеп гүзәл табигатьле авылда гомер кичерә. Авыл җире бер яктан сокландыргыч матур урыннары белән аерылып торса, икенче яктан, үзенең тырыш, батыр һәм чибәр уллары һәм кызлары, эш сөючән халкы белән данлыклы.

"Әтием балта остасы, әнием сыер савучы иде. Мәктәптә укыган вакытта ук әни янына фермага төшеп сыер савырга булыша идем",-дип сүзен башлады язма героем. Районыбызның иң матур табигатьле, киң болыннары, кырлары булган Бикчурай авылында яши ул Җүәрия Заһриева. Сыер савучылар, авылдашлары арасында үзенең эш сөючәнлеге, тыйнаклыгы, кешелеклелеге белән тиңнәр булмый дисәк тә ялгышмабыз. 35 ел буе колхоз сыерларын сауган ул. Бу вакыт эчендә Җүәрия апа куллары күпме тонна сөт сауган! Кайчан гына әле фермага килгән иде. Беренче елларында һәр сыердан 2,5-3,5 әр мең килограмм сөт савудан башлаган ул. Тора-бара эшләре кулай китә, нәкъ үзе теләгәнчә. Алдынгылар сафына баса Җүәрия апа. Узган ел район Сабантуенда флаг күтәрү дәрәҗәсен дә аңа йөкләгәннәр. Озак еллар эшләү чорында ул группага җыеп күпме тана өйрәткән, сыер савучыларга дәрес биргән. "Мәктәпне тәмамлагач та алты кыз сыер саварга килдек. Өчебез генә авылда калдык",-ди ул.

Сыер савучының эше җиңел түгел. Җәен яшен яшьнәгәндә дә, көзен салкын яңгыр яуганда да, кышын буран котырганда да эшли алар. Ял да юк, Яңа ел бәйрәме дә юк. Иртәнге бишенче яртыда килеп, сыерларның төне буе тутырган асларын чистарта, сава, яшь таналарны өйрәтә, улакларына печән салып, фураж бирә. Бу хезмәткә түз генә. «Эшегезне яратып башкарасызмы?», - дигән сорауга ул, мин үземне башкача күз алдына да китерә алмыйм, дип җавап бирде. Әлеге ханым өчен ферма икенче өенә әйләнгән, сыерларына да ул бөтен күңеле белән береккән. "Элек бәйләү эшен ярата торган идем. Сыер саву эшенә керешкәннән бирле бәйләүне оныттым",-ди ул тыйнак кына.

Сиксәненче елларда инде ул «алдынгы сыер савучы Җүәрия» исемен йөртә башлый. Өч кеше белән бергә 100 танадан торган группа җыеп саварга өйрәткән чаклары да булган. "95 нче елларда өч ел рәттән беренче урынга чыктык. Бәйрәм саен өчебезгә бүләкләр бирәләр иде. Ул вакытта хезмәт хакы да әйбәт булды. Хәзергесе дә яхшы",-дип сөйли ул. Хәзерге вакытта утыз танадан торган тагын бер группа җыйган Җүәрия апа. Таналар белән эшләү бик кыен икән. Чөнки терлекне аранда бәйдә тотарга, саварга, режимга, дисциплинага, көтүгә өйрәтергә кирәк. Моңа һәркем батырчылык итә алмый. Профессионаллар гына бу эшне башкара ала, дип уйлыйм мин. "Барысы да кулдан, эшеңне яратудан, түземлелектән һәм сыер савучының җаваплылыгыннан тора. Бер дә савылмаган тана курка бит. Аякларын күтәртеп айлар буе өйрәтәсең. Алар янына килә алмыйсың. Берсе төртә, икенчесе тибә. Аппаратны болгап аткан чаклар да булды. Ел буе алар янында бөтен көчеңне җигеп эшлисең инде. Аларны өйрәтүе җиңел түгел",-дип сөйләп бирде эш барышын героиням.

Сыерның һәрберсенә исем кушкан алар. Исеме белән эндәшәләр. Уңай караш булса, биреме дә яхшы була, типкәләсәң, ул сөт тә бирмәячәк икән. Бер елны сыер сөт бирсә, икенче елны ял итәргә дә мөмкин. "Ул елны сыер теши" дип сөйлиләр. "Сөтлелекне киметмәс өчен сыерны бозаулаганчы ай ярым ял иттерергә кирәк, саварга ярамый. Бозаулаганнан соң ул сөтне күп бирәчәк",-дип сөйли Җүәрия апа.

Таналарны өйрәтеп шушы көннәрдә лагерьга төшкән алар. Дүрт ай сыерларны җәйләүдә савачаклар.

Гаилә учагын

саклаучы да ул

Гаиләләре белән тырыш, уңган кешеләр булып чыкты алар. Ишек алдыннан ук тәртип, чисталык башлана. Капкадан кергәч тә ямь-яшел чирәм. Төзек, матур каралты-куралар. Бер почмакта тигез итеп өелеп куелган утын әрдәнәсе генә дә ни тора. Без килгәндә бәрәңге утыртып бетерүләре иде. Без сөйләшкән арада төпчек кызлары чиләкләрне җыеп алды да, ярты капчык бәрәңгене күтәреп алып та кереп китте. Уңган гаиләнең баласы да булган шул. Малайлары да эшкә бик оста икән. Буе белән зур өйалды ясаган. Блок белән күтәргән, тышлаган, түбәсен япкан. Зур абзар, гараж салганнар. Яңа мунчаны төзеп бетереп утыралар. Олы кызлары эшкә бик җитез икән, хәзерге вакытта бала ялында кечкенәләрен үстерә икән.

-Авылда яшәп, төпләнеп калуыма бер дә үкенмим, Аллага шөкер. Хәләл хезмәт белән яшибез. Мин килен булып килгәндә бер агач өй иде. Үзебез яңа йорт салдык. Өч бакчабыз бар. Узган ел малай гараж төзеде. Ирем дә, балаларым да эшне җиренә җиткереп эшләргә яраталар. Үзем дә шулай, түтәл кыек чыкса да, яңадан ясап куям. Балалар да безгә карап өйрәнделәр,-ди язма героем бүгенге көненә сөенеп. Бүген Җүәрия апаның бәхетле вакыйгалардан канатланып йөргән чагы. Шушы көннәрдә төпчек кызларын да кияүгә сорап килгәннәр икән.

Гөлназ Зарипова.

Автордан: Материал басмага әзерләнгән сәгатьләрдә рәсми чыганаклар аша Җүәриягә быелгы район Сабантуе флагын күтәрү хокукы бирелү турында хәбәр килеп иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев