Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

«Кулон-Агро» хуҗалыгында уңган - булган сыер савучылар хезмәт куя

«Кулон-Агро» хуҗалыгы сыер савучылары барысы да күңел күтәренкелеге белән хезмәт куялар

 “Кулон-Агро” хуҗалыгының терлекчелек комплексында уңган савымчылар шактый күп.
Комплекста эш өч сменада оештырылган. Фәнүзә Хөснетдинова сменасында 36 савымчы хезмәт куя. Ул монда хезмәттәше, үз төркемендә хезмәт куючы үзбәк милләтеннән булган Шахистә Егенова белән икесенә 46 баш сыер сава. Аларны чын мәгънәсендә үз хезмәтләренең чын остасы дип атарга була.
Бүгенгесе көнне һәр сыердан уртача 22 шәр килограмм сөт савып алу уен эш түгел. Ул икесенә көненә бер тонна продукция дигән сүз. Белгәнебезчә, районыбызда күп савымчылар һәр сыердан уртача берәр пот сөт саву турында  хыяллана да алмыйлар. Ә биредә бу коллектив мул продукция җитештерүне төп максат итеп куйган. Әле күптән түгел генә алар, швиц  токымлы “сөтбикәләр”е янәшәсенә, күрше өлкәдән мул сөт бирә торган яхшы нәселле 50 баш савым сыерлары кайтарганнар. Аның бер өлешен, үз эшләрен һәр вакыт җиренә җиткереп башкарырга гадәтләнгән Фәнүзә төркеменә биргәннәр. Аларны икесен дә бер авылдан диеп атарга мөмкин. Фәнүзә 30 ел инде районыбызның Мам. Каз. Чаллы авылында гомер кичерә. Ә аның хезмәттәше Шахистә дистә елдан бирле Бикчурай Чаллысы авылында яши.  Бирегә күченеп кайтканнан бирле шәхси хуҗалыкларында 3-4 әр баш сыер асраганга, беренче эш көне бер дә кыен булмый аңа. Аннары мондый дус- тату коллективта эшләвенең тагын бер  файдасы тигән, ул татар телендә хәзер чип-чиста сөйләшә. Авылда үз гаиләсе белән гомер кичерә. Комплекска эшкә килүенә дә 5 ел вакыт үтеп киткән. Иң әһәмиятлесе, алар бер-берсен күз карашларыннан аңлап эшлиләр. 

 

Автор Идрис Аметов.

Дәвамын газета битләреннән укый аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X