Зур уңышлар белән кайттылар
3 нән 7 июльгә кадәр “Идел” яшьләр үзәгендә 24 нче республикакүләм балалар, яшүсмерләр “Алтын каләм”- “Золотое перо” фестиваленең йомгаклау этабы үтте.
Безнең районнан Самат Миннеханов һәм Адилә Мингариповалар фестивальнең финалында катнашу бәхетенә ия булып, иҗат өлкәсендә үзләренең каләмнәрен сынап кайттылар. Икесе дә катнашучы сертификаты алды. Самат “ТАССР оешуның 100 еллыгын каршылап” темасына иң яхшы язылган материал өчен махсус призга ия булды. Котлыйбыз аларны. Тагын да яңа уңышлар, яңа үрләр яуларга насыйп булсын аларга.
Гөлназ Зарипова.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа