Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зөлфия Гайнетдинова: «Наркотик матдәләргә бәйлелек синдромы» диагнозы белән 14 кеше исәптә тора»

Күптән түгел Балык Бистәсе муниципаль районы комиссиясе каршында алкогольле продукцияне, сыра, тәмәке куллануны профилактикалау һәм район халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эшче төркем утырышы булды.

 Утырышны район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова алып барды. Җаваплы затлар башкарган эшләре турында хисап тотты. Шулай ук район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы, комиссия секретаре Зөлфия Гайнетдинова чыгышы тыңланды.
- Хәзерге вакытта «Наркотик матдәләргә бәйлелек синдромы» диагнозы белән 14 кеше исәптә тора. Районда «токсикомания» диагнозы куелган бер пациент теркәлгән, аңа 43 яшь.
Бүгенге көндә профилактик исәптә 9 кеше тора. Соңгы 10 елда наркотиклар һәм психотроп матдәләр белән үлемгә китерүче агулану очраклары булмаган. Исәптә торучы балалар һәм яшүсмерләр юк.
Суд тарафыннан диагностика, профилактика чаралары үтәргә тиешле затларга, шулай ук табиб-наркологта учетта торучы башка затлар белән әңгәмәләр үткәрелә.
Наркотик матдәләр кулланучыны ачыклау максатында тәүлек буе экспресс диагностикасы оештырылды. 2022 елда 638 биосредство тикшерелде,   5 се уңай нәтиҗә бирде.
Хезмәт коллективлары, крестьян-фермер хуҗалыклары, Агротехник техникум студентлары белән күчмә очрашулар оештырыла. Укучылар белән профессиональ тикшерүләр алдыннан сөйләшүләрне эффектлы дип саныйбыз. Укучылар наркотик матдәләр куллануга тест узалар.
Район эчке эшләр бүлеге белән берлектә кварталга бер тапкыр психоактив матдәләр кулланучыларны тикшерү үткәрелә.
Район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә наркомания белән авыручыларны ачыклау, дәвалау һәм реабилитацияләү буенча наркология хезмәтенең эш нәтиҗәлелеген арттыру һәм аларны диспансер күзәтүе буенча бөтен мөмкинлекләр дә бар.  
Наркология хезмәтенең наркотикларга каршы комиссия, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе, районны профилактикалауның мәгариф органнары һәм башка структуралары белән даими хезмәттәшлеге бара, - диде ул.  
Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.
Аделина Кайманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса