Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Зөлфия Әхсанова: «Кешегә ярдәм итә алуым белән бәхетлемен мин»

Бүген һәр авыл кешесе өчен фельдшерлык-аккушерлык пунктының янәшәдә булуы зур бәхеткә тиң.

Бүгенгесе көнне 161 кеше яшәгән Бикчурай Чаллысы авылы медпунктыннан да кеше өзелми. Без килгәндә биредә күп еллардан бирле тырыш хезмәт куючы Зөлфия Әхсанова өлкән яшьтәге бер апаның,  кызым әллә нәрсә кинәт башым әйләнә башлады, дип зарларын тыңлап утырганнан соң ул иң элек аның кан басымын үлчәргә кереште. Аннан соң аңа үз киңәшләрен биреп, тиешле даруларны  тәкъдим иткән арада, унике ел элек файдалануга бирелгән әлеге бинага күз йөртеп эчке мөмкинлекләре белән танышып чыктым. Зур Мәшләк авыл җирлеге башлыгы Кадрия Шәмсевәлиева безне үз фельдшерларыннан нык уңуларын, биредә яшәүчеләр белән  аның үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләве хакында әйтте. Зөлфия районыбызның Түбән Тегермәнлек авылында туып үскән. Мәктәпне тәмамлагач алар ике авылдан алты кыз бер-берсе белән килешеп Түбән Кама шәһәрендәге медицина көллиятенә юл тотканнар. Барысы да керү имтиханнарын уңышлы  тапшырып студент булу бәхетенә ирешкәннәр. Бүгенгесе көнне аларның барысы да диярлек республикабызның төрле почмакларында сайлаган хезмәтләрен дәвам иттерәләр. Ә Зөлфия укуын тәмамлап районыбызга эшкә җибәрелгәч аны Котлы Бөкәш участок хастаханәсенең хирургия бүлегенә билгеләгәннәр. Биредә җиде ел эшләгәннән соң аны яңа гына лаеклы ялга киткән хезмәткәр урынына бирегә күчергәннәр. Ул чорларда шактый искергән агач бүрәнәдән төзелгән бинада тиешле эш шартлары булмаса да  хезмәтен күңел биреп, яратып башкарган ул. Иң куанычлысы, авыл кешеләре белән килешеп, аңлашып эшләү нәтиҗәсендә тырыш хезмәт күрсәткәне өчен үз кешегә әйләнгән . Шулай булмаса, бер урында 35 елга якын эшли алыр идеме икән? Аннары, тормыш иптәше Альфредның машина йөртүче булып эшләвенең дә файдасы зур булган.  

Аеруча авыр хәлдәге авыруларга үз вакытында өенә барып хезмәт күрсәтү, инде хәле яхшырмаган очракта аны участок яисә район үзәк хастаханәсенә озата барган вакытлары күп булган аның. Әмма, шушындый авыр һәм җаваплы хезмәтеннән кайткач, гаиләдә ачык йөзле булып калуы, үз эшен яратып башкаруының да уңай нәтиҗәсе күз алдында.  Шулай булмаса, тынгысыз хезмәттә яшәвен күреп үскән кызы аның эшен дәвам итеп, медицина уку йортыннан соң Казан шәһәре хастаханәләренең берсендә балалар бүлегендә хезмәт куяр иде мени?  Шулай ук  уллары да тормышта үз урынын тапкан. Казан авиация институтын тәмамлагач ул, эре хәрби заводларның берсендә әйдәүче инженер хезмәтен башкара.

- Эшегез авыр, бу һөнәрне сайланганга үкенгән вакытың булмады дигән сорауга ул: - 35 ел буена бер мәртәбә  дә, ник бу эшне сайладым дигәнем булмады. Иң мөһиме, авыл халкы сау-сәламәт булсыннар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса