Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Үзмәшгульләргә цифрлы пропусклар бирелә

 Короновирус дигән афәт кузгалып чикләүләр кертелгәч, үзмәшгуль булып теркәлгән бер танышым: "Өйдән дә чыгарга ярамагач безгә ни эшләргә икән инде?”- дип борчылып шалтыраткан иде.

 Бик күп үзмәшгульләрне кызыксындырган бу сорауны Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының Балык Бистәсендәге вәкиле Айдар Илдус улы Шакировка юлладым.

- Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе белән Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы үзмәшгульләргә цифрлы пропусклар алу мөмкинлеген киңәйтте. Хәзер мондый пропусклар курьер хезмәте күрсәтүчеләргә, шул исәптән үз продкуциясен кая да булса илтүчеләргә; производство бинасына баручыларга; эшчәнлек өчен кирәк булган материаллар, чимал алырга баручыларга; такси хезмәте күрсәтүчеләргә бирелә. Бу максатлар буенча пропусклар 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр гамәлдә була.

Пропуск алу өчен covid19.tatarstan.ru порталындагы шәхси кабинетыгызда ИННыгызны күрсәтү дә җитә. Тик шунысы, үзмәшгуль булып теркәлгән гражданин 2019 яки 2020 елда һич югында бер генә тапкыр булса да һөнәри салымын түләгән булырга тиеш.

И. Җамалиев язып алды.

 

tad

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса