Зөлфия Гайнетдинова : " Иммун системасының какшавы организмны башка бик күп йогышлы, венерик, вируслы авыруларга да тиз бирешүчән хәлгә төшерә"
Эчүчелек- кешелекне упкынга этәрүче замана чирләренең берсе дисәк тә һич арттыру булмас.
Сиздермичә генә кешене физик яктан да, рухи яктан да буып алучы “яшел елан” аркасында күпме җинаятьләр кылына, гаиләләр таркала, балалар ятим кала... Аракы китерә торган бәла-каза, фаҗигаләрне алга таба да санап булыр иде. Бүген без эчүчелекнең кешенең иң кадерле, иң зур байлыгы сәламәтлегенә китергән зыяны турында сөйләшербез. Әңгәмәдәшем - район үзәк больницасының табиб-наркологы Зөлфия Гайнетдинова.
-Зөлфия Айратовна, безнең районда эчкечелектән интегүче ничә кеше бар?
- Бүгенге көнгә безнең больнцада хроник алкоголизмннан интегүче 28 яшьтән алып 60 һәм өлкәнрәк 297 кеше исәптә тора. Иң аянычы шуларның 55е хатын-кызлар. Моннан тыш, исерткеч эчемлек кулланучы 20 кеше профилактик күзәтү астында торалар. Соңгы биш елда алкоголик бәйлелектән интегүчеләр саны 61 кешегә кимеде. Бу ничектер тынычланырга җирлек була алмый әлббәттә. Аракыны чамадан тыш кулланучы бик күпләр үзләрен авыру дип санамыйлар. Сәламәтлекләре тәмам какшагач кына табибларга мөрәҗәгать итәләләр.
- Беренче тапкыр хәмерле рюмка үрелгәндә, сыралы стакан күтәргәндә бер кем дә еллар узгач сәламәтегемне, гаиләмне югалтырмын, тормыш төбенә тәгәрәмен дип уйламый бит инде. Кешене алкогольле эчемлекләр кулланырга нинди көч этәрә соң?
-Кешедә тумыштан алкогольгә, әйтик суга булган кебек ихтияҗ юк. Организм кирәк кадәр этонолны үзе синтезлый. Алкоголь куллану исә, кайбер халыкларда элекке заманнарда ук мәдәни һәм социаль традицияләрнең аерылгысыз ритуалына әверелгән. Мөһим вакыйгалар исерткеч эчемлекләрдән башка узмаган. Ә эчүдән баш тарту бу традицияләрне хөрмәт итмәү булып саналган. Яшьләр өлкәнрәк дусларына ияреп, юашраклар,оялчаннар “батырлык” өчен хәмерле стаканга тартылалар. Берәүләр кайгы-хәсрәтләрен оныту,авыруларын басу, күңелләрен күтәрү өчен салгалыйлар. Көннәрнең берендә кеше алкогольгә психик һәм физик бәйлелеккә килеп каба. Аракы колына әверелә.
- Күп кенә кешеләр аракыны чама белеп эчкәндә сәламәтлек өчен файдалы дип тә уйлыйлар бит әле. Чәркәләрне “саулык өчен”, дип чәкештереп эчәләр.
-Бу ялгыш фикер әлбәттә. Алкогольнең организмга файдасы турында биологик нигезләмә юк. Киресенчә, алкоголизм кеше организмына, беренче чиратта йөрәк-кан тамырларына, ашказаны һәм эчәклекләргә, бавырга, нерв һәм башка системаларга зур зыян китерә, бик күп авыруларга сәбәп булып тора.
Алкогольне аз микъдарда куллану да йөрәк тибеше ешлыгын арттыра һәм кан басымын күтәрә. Ә бу инфаркт һәм инсультка илтергә мөмкин. Эчкечеләр еш кына гипертония - даими кан басымы күтәрелүдән интегәләр. Гипертония үз чиратында җитдиерәк йөрәк, баш мие авырулары китереп чыгара. Аритмия- йөрәк тибеше ритмында өзеклекләр барлыкка килә. Медицинада “алкогольле йөрәк” дигән төшенчә дә бар. Кайвакыт кардиомиопатияне шулай дип атыйлар. Алкоголь тәэсирендә йөрәк мускулларының җепселләре хәлсезләнәләр, аннары бөтенләй зәгыйфләнәләр. Авыру кеше шешенә, буылу өянәгеннән интегә.
Алкогольне озак еллар кулланучыларда бавыр авыруы башлана. Көннәрнең берендә бавыр токсиннарны зарарсызландыра алмый (ә бу аның төп функциясе) башлый һәм үзе аларның тәэсиреннән зыян күрә. Алкоголь гепатитына, цирроз өстәлә. Бавыр күзәнәкләре җөй, шрамнарга охшаш халәткә әверелә башлыйлар.
Алкогольнең 20%ка якыны ашказаны, калган 80% ы юка эчәклек аша үзләштерелә. Шуңа да ашказаны-эчәк трактының этанолдан зарарлануы гаҗәп түгел. Гастрит- ашказаны ялкынсынуы, соңрак ашказаны асты бизе авыруы панкреатит башлана.
Алкоголь бик аз дозаларда да нерв системасына тискәре йогынты ясый. Этанол нерв җепселләрен зарарлый. Эчкечене стресслар, нигезе булмаган борчылулар биләп ала, алар чамадан тыш эмоциональгә әверелә. Алга таба үзәк нерв системасы тагын да җитдиерәк авыруларга дучар булырга мөмкин. Спирт таркалганда ацетальдегид барлыкка килә. Бу концероген иммун системасын какшата, яман шеш күзәнәкләрен үрчетә. Эчкечеләрдә тамак, үңәч, бавыр һәм ашказаны-эчәк тракты яман шеше еш очрый.
Иммун системасының какшавы организмны башка бик күп йогышлы, венерик, вируслы авыруларга да тиз бирешүчән хәлгә төшерә. Эчкечеләр арасында вирус инфекциясе йөртүчеләр, СПИД белән авыручылар да бик күп.
-Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт,Зөлфия Айратовна. Алкогольнең зыяны, аның аяныч нәтиҗәләре турында һәркем, балачактан ук белергә тиеш. Бу темага әңгәмәләребезне алга табада дәвам итәрбез дип ышанам.
Илгиз Җамалиев.
фото автордан.
-
-
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа