Зинира һәм Ризат Рамазановлар гаиләсе күңелсезлеккә юлыккан
Зинира һзм Ризат Рамазановлар гаиләсендә күңелсезлек килеп чыккан.
Зинираның инстаграм социаль челтәрендәге аккаунтын ватканнар. Бу хакта Ризат үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте. Зинираның аккаунтын кайтара алмау сәбәпле, әлеге аккаунт хәзер инде Ризатныкы гына түгел – йолдызлы гаиләнең уртак сәхифәсе. «Сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез булса бирегә языгыз. Зинираны югалтмагыз», – дип кисәтә гаилә башлыгы.
Сүз уңаеннан, бүген артистлардан тагын бер күңелсез хәбәр килеп иреште. Зинираның авырып китүе сәбәпле артистларның булачак концерты күчерелә икән.
Сак булыгыз, дуслар. Ә без Зинираның тизрәк савыгып, сәхнәгә кайтуын теләп калабыз!
http://www.sahne.ru/news/xeberler/zinira-m-rizat-ramazanovlar-gailse-kelsezlekk-yulykkan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia