Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Зәңгәр кар яварга тиеш" - Гөлүсә Исмәгыйлева ТНВдан ник киткәнен аңлатты

"Яңа Гасыр" каналында чыгып килүче "Хәбәрләр" тапшыруының танылган дикторы Гөлүсә Исмәгыйлева "зәңгәр экран"нан китә.

Бу карары турында алып баручы үзе уртаклаша. "Мин "Яңа Гасыр" каналында соңгы көнне тулысынча эшләдем. Тик китәргә вакыт бит - факт кебек кабул итегез, еларга кирәк түгел! Миңа 45 тула! Җитәкчеләремнең "Сине һәрвакыт көтәбез" диюләрен ишетү - күңелгә рәхәт. "Яңа Гасыр" каналында барысы да яхшы! Ләкин яңа җитәкчем дә - минем кумирым. Бу тәкъдимнән баш тарта алмадым. Шулай булгач, миңа тел ачкычы, зиһен теләгез, яңа урында сөйкемле булып күреним", - ди Гөлүсә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, әлеге хәбәр бик күпләрне хафага салган. Мәсәлән, Мәскәүдә яшәп иҗат итүче җырчы Исхак-хан хәтта "Гөлүсә-йолдыз, син эфирдан китсәң, мин шоу-бизнесны ташлыйм, Тибетка монастырьга китәм" дип белдерә.  "Күздән яшьләр ага нигәдер....Бик җылы озаталар. Барган җирең тагын да яхшырак булсын, юлыңда гел яхшы кешеләр генә очрап торсын!!! Уңышлар юлдаш булсын!!!" "Кит индееее!!! Гөлусә дә киткәч , зәңгәр кар яварга тиеш. Кызганыч, телевидение коридорының икенче башыннан ук синең тавыш ишетелә, бик күңелле иде. Хәерлегә булсын! Уңышлар!" дип телиләр аңа. "Кая киттең?" дигән сорауга Гөлүсә Исмәгыйлева интрига саклый: "Аны тәмләп язармын инде, Алла бирсә. Җитәкчемә күз тидерергә куркам, кинәт барысы да карый башлап. Төрле пиарлардан ерак булган, могҗиза кеше. Минем кумир", - ди ул.

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26184

фото матбугат  ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса