Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Земфира Сөнгатуллинна: «Кая гына барсак та, нинди генә табибларга күренсәк тә яхшыга өметләнәбез инде»

Физик мөмкинлекләре чикле булса да, анда рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче зур, диләр Сөнгатуллиннар

Ап-ак кар өстеннән йөгереп килгән улын кочагына алды ул. Кысып-кысып яратып кочаклады, ашыга-ашыга куллары белән аякларын капшады. “Туңмадыңмы, улым, аякларың өшемәдеме?”. Әнисенең назлы кочагыннан шуып төште дә тыпырдап биеп тә китте Илшат:  “Юк-юк, әнкәй, күрәсеңме әле мин биим...” Кинәт бар дөнья яктырды, кар болытларыннан коелган энҗеләрне аралап, җиһанга кояш нуры сибелде... 
Күзен ачкач өнемме төшемме бу дигәндәй, беравык аңламый торды Земфира ханым. Янәшәсенә күз салды. Ире Хәкимне уятмаска тырышып улы яткан бүлмәгә чыкты. Изрәп йоклаган улына озак итеп карап торды да тамагына утырган төерне йотып тәрәзә каршына килде. Ә тышта, бая күргән төштәге кебек, күбәләк-күбәләк кар бөртекләре оча иде...
Адәм баласы тормышта ни күрсә дә тәкъдиренә юрый. Кайчакларда ризасызлык белдереп уфтанып яшәсә дә, миңа шулай язган дип, үз-үзен юата. Әмма агымга каршы барып, тырышып-тырмашып алга атлаучылар, язмыш сынауларына бирешмәүчеләр дә бар. Әлеге язмамның герое – Балык Бистәсеннән Земфира Фәйзиаздан кызы Сөнгатуллина белән ихластан сөйләшүебез дә, бәлкем, әнә шундый авыр сынаулар алдында югалып калмаска этәргеч бирер. Тормышның гыйбрәт алырлык юлын бәян итүебез дә шул нияттән.
–Илшат гаиләдә өченче – төпчек балабыз. Йөклелекне җиңел кичерсәм дә 8 айлык булып туды ул. Казан шәһәренең бала тудыру йортында ике атнадан артык ятарга туры килде. Табиблар баланы операция юлы белән алдылар. Әмма көткән шатлыкның борчуга саласын акыл белән дә аңлап җиткереп булмый икән кайчакта. Ике атналык вакытында кендектән инфекция кереп операция кичерде сабыебыз. Өйгә савыгып кайттык. Баланың үсеше дә нормада иде. 3-4 ай дигәндә үзлегеннән әйләнеп ята башлады. Сөендек. Әмма шатлыгыбыз озакка бармады, өзлексез бала елавыннан кабат табибларга мөрәҗәгать иттек. Проблемалар шуннан башланды да инде, бер-бер артлы хастаханә юлын таптаулар, табибтан табибка йөрүләребез артты. Бер яшь дигәндә балабызга ДЦП диагнозы куеп, кулыма ал төстәге справка тоттырдылар. Акылым бермәлгә томаланды. Нишләрбез дигән уй башымнан чыкмады, –ди ул вакытларны искә алып Земфира ханым.
Чыннан да кайда гына, нинди генә табибларга күренми алар. Аптыраганнан им-том белән “дәвалаучы” әбиләр бусагасыннан да үтәләр. Файдасы булмас дисәләр дә, ярдәм күрсәтүчеләре очрый. Чыккан буыннар, яңак сөякләре үз урынына керә. Аңа кадәр күкрәк сөтен дә имә алмаган бала әкренләп ашый башлый. Азмы-күпме уңай үзгәрешләр барлыкка килә. Тик 2009 елда медицина тикшерүе узганда табибларның балага “өметсез” диагнозы куюы бөтен хыялларны чәлперәмә китерә.
–Бала тормышы өчен без яңабаштан көрәшә башладык. 18 яшькә кадәр балага инвалид дигән мөһер сугылу безне әлеге проблемаларга башкача карарга этәрде. Хастаханәләрдә өзлексез дәваланулардан соң кабат тернәкләндерү үзәкләренә йөрүләр көткән нәтиҗәләрне бирә башлады, – ди Земфира ханым.
Илшатның әкренләп сөйләм теле яхшыра, аның кулына кашык тотып мөстәкыйль рәвештә ашый башлавы да ата-анага киләчәккә бер стимул бирә. Беренче сыйныфка кабул ителеп җиңелләштерелгән программа нигезендә 9 сыйныфны тәмамлавы моңа кадәрге тырышлыкның юкка китмәвен дәлилли.
–Шушы балага түзеп белем биргән укытучыларга бик рәхмәтлебез. Билгеле бер вакытта килеп дәрес бирделәр. Әле дә язуны онытмасын дип кайчагында кулына кәгазь-каләм ала, – ди әтисе Хәким куанып.
Әлбәттә, Илшатка уңайлы булсын өчен ата-ана барысын да эшли. Өйдә шөгыльләнү өчен тренажерлар алу, мөстәкыйль рәвештә басып тору өчен җиһазлар уйлап табу да әтисе өстенә йөкләнә. Уллары гына аякка бассын,  хыял-өметләр генә чынга ашсын – гаиләдәгеләр барысына да риза. Әмма аякларның тиешле дәрәҗәдә хәрәкәтләнмәве операция өстәленә ятарга мәҗбүр итә. Республика  клиник хастаханәләреннән тыш Чувашия, Курган өлкәләренә бара Сөнгатуллиннар. Илшатның аякларына анда берничә мәртәбә операция ясала. Аннан кайткач яңадан тернәкләндерү үзәкләренә йөрүләр – айларга, елларга сузыла.
–Кая гына барсак та, нинди генә табибларга күренсәк тә яхшыга өметләнәбез инде. Әле менә киләсе елның февраль аенда Курганда булачак  чираттагы операциягә хәзерләнәбез, –ди Земфира ханым. 
Могҗизаны юк димә, 2018 елда Төркиягә барып 24 көнлек дәвалану курсларын узуга да ирешә Сөнгатуллиннар.

Фарваз Каюмова.

 

Дәвамын газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса