Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Земфирә Фәйзуллина: «Ни хикмәттер, быел урманда гөмбәләр аз»

Яңгырдан соң кояш җылысы җилкәне җылытуга гөмбәчеләр урманнарга юл тота.

Мондый матур көнне кем генә кулдан ычкындырыр икән... Гөмбә быел бармы? Җәйнең коры торуы уңышка тәэсир иткәнме?  Шул сораулар белән берничә балыкбистәлегә мөрәҗәгать иттем.
Земфирә Фәйзуллина – Чыршылы Елга авылы:
-Ни хикмәттер, быел урманда гөмбәләр аз. Әллә безгә генә очрамый микән дияр идек, авылдашлар да гөмбәсез кайталар. Үзебез белеп йөри торган гөмбәле урыннарны берничә мәртәбә урап чыктык, ниһаять, кичә бер чиләк майлы гөмбә җыюга ирештек.Югыйсә башка елларны бу вакытта гөреҗдәләрне маринадлап банкаларга тутырып кышкы саклауга куя идек инде, - ди аптыраудан гаҗиз булып.
Чыннан да, Чыршылы Елга янәшәсендәге урманнар гөреҗдә, ак, җирән гөмбәләр белән беррәттән, усак гөмбәсе, майлы гөмбә, йөнтәс (волнушка), әтәч гөмбәсе (лисичка) белән дә танылганнар. Шушы ук авылдан Альфира Таҗиева белән телефон аша сөйләшәбез. Ул да гөмбәләр юклыгына гаҗәпләнә.
-Июль, август айларының коры килүеннәндер бу мөгаен. Дым җитмидер. Бу арада яңгырлар яуды, көннәрне дә салкын димәс идем. Шуңа күрә әле гөмбәләр дә булыр дигән өметтә яшибез, - ди ул.
Ә менә Балык Бистәсеннән Мөслимә Равзутдинова ире Рөстәм белән шушы көннәрдә генә Наратлы авылы янындагы урманнан 5 кәрҗин гөмбә җыйганнар.
-Безнең Рөстәм барса гөмбәсез кайтмый инде. Мин аңа ияреп кенә йөрүче, - ди ул ихластан елмаеп. – Иң мөһиме, аны танып, экологик яктан чиста урыннардан җыярга кирәк. Шуңа күрә без иренмибез, ерак булса да олы юлдан читтәге урманнарга йөрибез. Бу юлы да Наратлы урманына җитүгә гөмбәле урынга (пенковая опята) тап булдык. Аннары әтәч, каен гөмбәләре очрады. Рөстәм тиз арада өч кәрҗинне тутырды, ә мин икесен, - ди Мөслимә ханым, куанычын яшермичә. Гөмбәләрне бер өлешен маринадлап банкаларга тутырсалар, опятаны турап суыткычка куйган уңган хуҗабикә. 
Балык Бистәсеннән Фәния Газизҗанова исә гөмбәләрне әллә ни ерактан да эзләмәгән.
-Узган шимбә көнне Трой-Урай авылы янәшәсендәге агачлыкларда (посадкаларда) йөрдем. Аннан алда гына Зәңгәр Күл урманына кайткан идем. Ун литрлы чиләгемне бик тиз тутырдым. Каен, җирән, майлы гөмбәләр шактый иде. Ара-тирә гөреҗдәне дә таптым. Кайткач һәрбер төр гөмбәне кат-кат суда юып, чистартканнан соң берничә мәртәбә 20  шәр минут кайнаттым. Аннары гына маринадладым, - ди ул. 
Табигатьне яратуын, урман-кырларыбызның иркенлеген, һавасының чисталыгын исе китеп сөйли Фәния ханым. Быелгы җәен бер дә буш үткәрмәгән ул, җиләген дә шактый җыйган, чикләвекне дә мулдан әзерләгән. Инде менә гөмбә җыярга чыккач та юлы уңган. 
Табигатебез үзенең матурлыгы белән генә түгел, сый-нигъмәтләренең муллыгы белән дә сөендерә шул. Тик урманда кыргый җәнлек-җанварларның хакимлек итүен дә онытырга ярамый. Урманга юл тотканбыз икән - сакланыйк, уяу булыйк!
Сораштыруны Фәрвәз Каюмова әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса