Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Үзара салым программасының эшләп килүе җирлектәге көнүзәк мәсьәләләрнең тизрәк хәлитүенә зур булышлык ул”

Үзара салым программасының популярлыгы елдан-ел арта. Халкыбыз да шуны аңлап референдумнарда актив катнашы пкилә.

Бүген Балык Бистәсенең мәдәният йорты һәм беренче номерлы гимназия мәктәбенәдә гражданнарның үзара салым кертү буенча җирле референдумында тавыш бирергә килүчеләр саны иртәнге сәгатьләрдә үк шактый иде. Әлеге чарада өлкән яшьтәгеләр белән беррәттән яшьләр дә читтә калмый. Һәркем районыбыз матур, төзек булсын өчен тырыша.
-Референдумда катнашу һәм тавыш бирү бик мөһим. Үзара салым программасының эшләп килүе җирлектәге көнүзә кмәсьәләләрнең тизрәк хәл итүенә зур булышлык ул, - ди Балык Бистәсеннән Венера Шәмсевәлиева.
Чыннан да программаның республика бюджетыннан да финанслануы бик зур ярдәм. Чөнки халыктан җыелган үзара салым акчасының һәрбер сумына республика казнасыннан дүрт сум өстәлә. Шул ягы белән отышлы да инде ул.
-Сайлаулардагы кебек референдумнарда да тавыш бирүдә актив катнашабыз. Бүген дә шул уңайдан бирегә килдек. Халык өчен, тормышыбызның матур булуы өчен эшләнергә тиешле чара дип кабул итәбез без моны, - ди районыбызның иң өлкән кешеләренең берсе Нуретдин абый һәм Саймә апа Динм
өхәммәтовлар.
Райондашыбыз 86 яшьлек Леонид Александрович Генералов та иртәдән ү ктавыш бирү өчен Балык Бистәсе гимназиясенә килде.
-Бик кирәкле чара һәм монда катнашуны үземнең гражданлык бурычым дип саный, - ди ул.
Райондашларыбызның үзара салым буенча үткәрелгән җирлере ферендумда әнә шулай актив катнашуы бик куанычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса