Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Замирә Рәҗәпова «Сез колхозница» дип язучыларга ҖАВАП бирә

Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова тозсыз сорауларга, төрлечә кимсетүгә тыныч кына карый алмый. Ул андыйларга шәп җавап табып кына тора. Әле шушы көннәрдә язылган чираттагы негатив комментарийга да Замирә аерым пост багышлаган.

  «Авылдан чыгып китсә дә, авыл аннан чыгып бетмәгән. Сез колхозница, не стильная», дип язганнар аңа.   "Матбугат.ру" ачыклаганча, Замирә моңа каршы үзенең авылдан булуы белән горурлануын, үзенең авыллыгын күбрәк саклыйсы килүен әйтә. Шул авыл тәрбиясе аңа көлгә калып янганда да, янәдән аякка басарга булыша. Җандагы шул авыллык вакыт-вакыт аңа зыян салса да, башкаларга карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга эчтән өндәп тора. Шул авыллык эштән курыкмаска, җир җимертеп дөнья куарга өйрәтә. Бүген газ, ут, су бетсә, Замирә бәке тишеп, карда учак яга ала, чөнки алар чи утыннан мич ягып, көянтә-чиләк белән су ташып үскән балалар. Димәк авыллыгы аңа һәрчак булышачак. «Минем үз стилем, үз юлым. Минем кемгә дә булса охшарга теләп, үз-үземә хыянәт итәсем килми. Ничек бар, шулай. Авыллык, ул минем балачагымнан, әни, дәү әни тәрбиясеннән җанымда сакланучы бер ядкәр. Кыйммәтле ядкәр. Һәм мин аны ясалма, җансыз, моңсыз, нурсыз, туң «шәһәрлек»кә алыштырмыйм», дип җаваплаган Замирә Рәҗәпова.

 

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=27930

rsloboda-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса