Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

"Законнарны белмәү аркасында, кешеләр авыргач, үз теләкләре белән эштән китү хакында гариза яза” – Дәүләт хезмәт инспекциясе

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр еш кына эш таба алмый. Үзләренә туры килә торган эш табылган очракта да, эш бирүче күпчелек очракта, юк сәбәпне бар итеп, инвалидны эшкә алырга ашыкмый. Андый очракта закон кем ягында һәм физик мөмкинлеге чикләнгән кеше кайда мөрәҗәгать итәргә тиеш? Бу хакта "Intertat.ru" электрон газетасы хәбәрчесенә Татарстан...


- Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр эшли алмый торган хезмәтләр бар. Ләкин законнарда инвалидларга чикләүләр куймый торган хезмәтләр дә күрсәтелгән. Ягъни ул эшне башкару физик мөмкинлеге чикләнгән кешегә зыян китерми. Андый очракта, эш бирүче инвалидны эшкә алмаска хокукы юк.


- Шулай да, эш бирүче аны эшкә алмыйм дисә, физик мөмкинлеге чикле кешегә кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк?


- Бу хәл була калса, инвалид эш бирүчегә яки эш бирүченең вәкиленә, эшкә алмауның сәбәпләрен аңлатуны сорап, гариза язарга тиеш. Ә эш бирүче язма рәвештә аңлатманы 7 көн эчендә бирергә мәҗбүр. Җавап алынганнан соң, инвалид ул аңлатма белән килешми икән, бу очракта судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.


- Физик мөмкинлеге чикләнгән кеше инде эшкә урнашкан, эшли, ди. Әмма аның сәламәтлеге начарланса, бу очракта инвалидка эшендә нинди дә булса ташламалар каралганмы? Мисал өчен, эш көне озынлыгын кыскарту?


- Монда инвалидның кайда, нинди эштә эшләвенә бәйле. Әгәр дә бу авыр, сәламәтлеккә зыян китерә торган эш урыны булса, бер хәл. Җиңелрәк эшкә күчәргә теләүчеләр өчен тиешле медицина белешмәсе булу шарт. Физик мөмкинлеге чикләнгән кеше, дәвалану узганнан соң, "больничный лист", җиңелрәк эшкә күчеренү сорап язылган гаризаны эш бирүчегә тапшырырга тиеш. Эш бирүче исә, үз чиратында, ачык вакансиягә инвалидны күчерергә тиеш була. Шунысын да исәпкә алырга кирәк: хезмәт хакы моңа кадәр түләнгәне кадәр, яисә азрак күләмдә булырга мөмкин. Хезмәткәргә тәкъдим ителгән вакансия туры килә икән, ул шул эшкә күчә. Юк икән, эштән китә. Хезмәт кодексында хәтта кешенең сәламәтлеге какшау сәбәпле, хезмәтен алга таба дәвам итә алмый, дигән матдә дә бар. Белеп бетермәү аркасында, кешеләр еш кына үз теләкләре белән эштән китү хакында гариза яза. Ә алар эшне дәвам итә алмау сәбәпле эштән китәргә мәҗбүр икән, ул чагында эш бирүче аңа 2 атналык уртача хезмәт хакы күләмендә компенсация түләргә тиеш.

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/66286-"belep-betermәү-arkasyinda-keshelәr-үz-telәklәre-belәn-eshtәn-kitү-hakyinda-gariza-yaza"-dәүlәt-hezmәt-inspektsiyase.htm

фото интернет чыганаклардан алынды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев