Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловларның улы өйләнгән
Иҗади гаилә – Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловларның улы, җырчы Акбулат сөйгәне белән никах укыткан.
Никахлашу тантанасы фотолары белән үзенең сәхифәсендә Зәйнәб Фәрхетдинова уртаклаша.
Фотоларда улы белән киленен билгеләп, җырчы: «Бәхетле булыгыз», – дип язып куйган.
Акбулат сөйгәне Әдиләгә тәкъдимне Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял иткәндә, «Бурдж-Хәлифә» манарасы янында ясаган иде.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/zainab-farxetdinova-ham-zofar-bilalovlarnyn-uly-oilangan-5863595
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа