Үз фикерем үземнеке: Балык Бистәсенең ял паркы ярдәмгә мохтаҗ
Әле күптән түгел генә Кама ярындагы ял паркындагы бөек үзгәрешләребез белән күкрәк кагып йөргән көннәребез әле кичә генә кебек якты хатирәләрдә кабатланып торалар. Күргән хәл мени, соңгы елларда агылды гына халык бу урынга:олысы-кечесе, дөресерәге хәрәкәттәге барысы дисәк тә хаклыкка туры киләдер.Биредәге балалар мәйданчыгындагы яшь аналарның балалары белән чыр-шу килеп ятуы...
Әле күптән түгел генә Кама ярындагы ял паркындагы бөек үзгәрешләребез белән күкрәк кагып йөргән көннәребез әле кичә генә кебек якты хатирәләрдә кабатланып торалар. Күргән хәл мени, соңгы елларда агылды гына халык бу урынга:олысы-кечесе, дөресерәге хәрәкәттәге барысы дисәк тә хаклыкка туры киләдер.Биредәге балалар мәйданчыгындагы яшь аналарның балалары белән чыр-шу килеп ятуы үзе бер өметле күренешләрдән иде булса кирәк. Кара көзгә кадәрле тренажерларда шөгыльләнүче өлкәннәрне күреп тә күңел сөенеп туймады. Башка барыр җире булмаганлыктан түгел, ял паркы чынлыкта күпләрнең яраткан урынына әверелде.Иң кыйммәте бушлай бит, акча сорамыйлар, йөгер, бии, спорт белән шөгыльлән,табигать белән гозурлан ,ярдан гына балык чирттер?!
Бу хакта кулга каләм алуыма юл уңае тап булган очрак-күренеш этәрде. Таякка таянган әби кеше оныгын балалар мәйданчыгына алып төшкән күрәмсең. Юлны чистартып китүдән хасил булган кар өемнәре аша оныгына өскә күтәрелергә булыша бичаракаем. Күрмидер шул, андагы таганнар кар астында калганнар бит, югыйсә. Бала нихикмәттер өемнең икенче өлешенә шуышты, әби генә чебиен тилгән алган тавык сыман бер ноктада тыпырчынды. Андый чакта түзеп буламени, онык белән әбине янәдән кавыштыру мөмкинлеге табылды. Моңсу гына әби белән бәби кемнәргәдер рәнҗегән хәлдә кайту юлына борылдылар.Ә мин яр читенә басып Казаннан килгән олы кунаклар белән йөземне яшерергә теләп кенә ,каш астыннан ярдәм сорап чиратка баскан,кышка консерваөияләүгә куелган миллион сумнар белән исәпләнгән җиһазларны күзәттем. Чынлап әйтәм, кунаклар алдында оят булып китте миңа. Алар мине аңладылар булса кирәк, без сүзсез генә район үзәгенә юл алдык. Гонахым шомлыгы, үзәкнең дә үз сюрпризлары сагаеп торган булып чыкты без газизләрне. Җәяүлене санга сугарга теләмәгән шофер җыентык су белән өсне коендырып алды. Гаепленең кулларын күкрәгенә кысып гафу үтенгәнен шәйләп алсак та, кирегә юллар ябык фикере белән алга томырылдык. Аллам сакласын, әнә тагын да кызуырак тизлектәгесе ыжгырып килә түгелме?! Кибеткә үтәбез, "Ни кирәк сиңа" соравы белән дөньядан канәгатьсез караш каршыламасынмы. Нинди көн соң бу, тауарсыз гына машинага юл тоттык. Әйдә, авыртса авыртсын йөрәк дигән уйларда янәдән ял паркының кар каплаган урындыкларына килеп сыендык. Килә халык, китә,беркемнең беркемдә гаме юк сыман. Тукталалар, уйланалар, нидер сөйләнәләр.Нәрсә сөйләгәннәрен, кемнәрне сүккәннәрен аңламасак та аларның карашына баш селкеп, ым кагып шактый гына каңгарап утырырга мәҗбүр булдык. Ярдәм кирәк сиңа ял паркы. Бүгенгә әле син гайрәт чыгару урыны булып торасың,ни кызганыч!
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев