Юлсубино авылында узган кышкы Сабантуйда тирә-юньдәге авыллардан,район үзәгеннән килүчеләр дә күп иде.
Соңгы елларда Юлсубино авылында кышкы Сабантуй уздыру матур традициягә әверелде.
Әлеге чара быел киңрәк рәвештә, район күләмендә, үтте. Сәгать 11 гә билгеләнгән бәйрәмгә Юлсубино халкы гына түгел, тирә-юньдәге авыллардан, шулай ук район үзәгеннән килүчеләр дә гаять күп иде. Һәр елдагыча мөхтәсиб Рамазан Хисаметдинов, Балтач авылы имамы Фердинанд хәзрәт башлангычында азан әйтеп, Корьән сүрәләре укылды. Аннан балалар өчен таудан чана шуу бәйгеләре, төрле мавыктыргыч уеннар оештырылды. Ә бер читтә авылның уңган хатын-кызлары пешергән пылау, кайнар коймак исләре һәркемне мул ризыклы табын янына дәште.
(Тулырак язма газетабыз битләрендә дөнья күрәчәк)
Ури авылы халкы бәйрәмне иске кибет бинасында оештырып, күңел ачканнар
http://Ури авылы халкы бәйрәмне иске кибет бинасында оештырып, күңел ачканнар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа