Юлларда яңа билге – «вафли» барлыкка киләчәк
28 апрельдән машина йөртүчеләргә яңа юл билгесен истә калдырырга туры киләчәк
Асфальттагы аркылы сары сызыклар рәвешендә «вафли»ны хәтерләткән билгенең (1.26) гамәлгә керәчәге хакында Россия хөкүмәтенең 1276нчы номерлы карарында хәбәр ителә. Еш кына автомобиль йөртүчеләр светофорның сары уты янгач та кузгала, нәтиҗәдә, хәрәкәтне тәмамлый алмыйча, берничә юл киселешендә кала, каршы яктан килүче машиналарга комачаулый, бөке тудыра. Яңа билге күмпедер дәрәҗәдә хәрәкәтне көйләүче полиция ролен үтәячәк. Кыскасы, сфетофорның яшел утына чыгып өлгерүеңдә шикләнәсең икән, кузгалмавың хәерлерәк, юл киселешендәге билгедә туктап калсаң, 1000 сумга кадәр штраф яный
фото
http://shahrikazan.com/news/kyiskacha-yaңalyiklar/yullarda-yaa-bilge-vafli-barlykka-kilchk
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев