Юл һәлакәтендә һәлак булган Вәнил абый турында туганы: “Районда аны белмәгән кеше юк иде...”
Кичә Балык Бистәсендә булган юл фаҗигасе турында хәбәр иткән идек.
Юл һәлакәтендә ике машина йөртүче һәм ике пассажир һәлак булды. “Лада” машинасын йөртүче “Матбугат.ру” порталы хуҗасы, журналист Данил Сәфәровның туганы булып чыкты.
Безгә ул иң элек интернеттагы яңалыкларда ялгышлык китүен, “Лада” машинасы хуҗасы каршы як полосага чыккан дигән сүзнең дөреслеккә туры килмәвен әйтте.
- Кичә матбугат чараларында хаталы мәгълүмат таралды, шоферларның туган елларын бутаганнар. Шуңа күрә Вәнил абый каршы як полосага чыккан дигән ялгыш фикер туарга мөмкин. Чынлыкта ул “Лада”сы белән үз полосасыннан ничек барган, шулай барган. Каршысына “КИА” белән яшь егет килеп чыккан. 69 яшьлек Вәнил абый гомере буе руль артында булды. Машина йөртүче стажы 51 ел! Башта зур йөк машиналарында эшләде, аннары бик озак еллар “КАвЗ” автобусында. Районда аны белмәгән кеше юктыр. Туй булса да, үлем-китем булса да автобус кирәк бит. Кеше сүзен тыңлады, ярдәмчел булды. Юлда торган пассажирны алмый китмәде. Бик яхшы кеше иде. Район инстаграмында якташлары Вәнил абый турында бик күп җылы сүзләр язды. Бик кызганыч, Дәү абыебызны югалту. Урыны җәннәттә булсын, - дип сөйләде безгә Данил.
Балык Бистәсенең инстаграм аккаунтында бик күп кеше Вәнил абыйның оста машина йөртүче булуын искә алган. “Бик тыныч, яхшы кеше иде”, “Беркайчан да юлда куып йөрмәде. Бервакытта да ашыкмады, кеше хәленә керә белә торган кеше иде”, “Аның безнең арадан китүенә ышанасы да килми” дип язганнар аның турында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа