Хәзер Юл-патруль хезмәте автомобильләрне посттан тыш урыннарда да туктата алачак. Инспекторларга исә күзәтчелек өчен урынны үзләренә мөстәкыйль рәвештә сайлау рөхсәт ителә. Полиция наряды трассадагы аварияләр иң еш була торган урыннарга чыгачак.
Яңа регламентта патруль машинасы юлдагы машина йөртүчеләргә күренә торган урынга куелган булырга, ә Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре үзләрен әдәпле тотарга тиеш диелгән, машина йөртүчеләрнең күңеленә хуш килә торган пунктлар да бар.
Авария очрагында аның турында белешмә бирмәячәкләр. Иминиятләштерүчеләр өчен кирәкле бөтен мәгълүматны инспектор юл-транспорт һәлакәте турындагы протоколга теркәячәк.
ДПС инспекторларын фото-видеога төшерү мәсьәләсе зур бәхәс тудырды. Элекке регламентта ул тыелмаган иде. Яңасында әлеге норманы алып ташлаганнар. Инспектор үзен камерага төшергәнне күреп, машина йөртүчедән төшермәүне сорый икән, тегесе буйсынырга тиеш. Юк икән, ул чакта аңа 1 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә кулга алу яный.
Нет комментариев