Минем бер мәртәбә дә хәмер кулланмаган һәм тәмәке тартмаган, сүгенмәгән оныгым Расил 19 яшендә якты дөньядан китеп барды. Бик юаш, кешегә ярдәмчел, акыллы һәм бик тә оялчан иде. Шул оялчанлыгы безне һәм минем тормыш иптәшемне, минем улым Фәнисне, тормыш иптәше Венераны, оныгым Айратны мәңгелек кайгыга салды.
Безнең һәм Фәнис улымның, Венера киленемнең, авыр кайгысын уртаклашкан авыл халкына, төннәр буе яныбыздан китмәгән фельдшер Рәйханә Нуриевага һәм Гаптелбәр Хафизовның гаиләсенә, күршеләргә, туганнарга чиксез зур рәхмәтемне белдерәм. Колхоз рәисе Рәкыйп Нәкыйповичка, авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәләевка зур рәхмәтемне белдерәм. Пыжмара мәктәп коллективына һәм бергә укыган иптәшләренә безнең кайгыбызны уртаклашкан өчен зур рәхмәтлеме зур рәхмәтле. Чепья участок хастаханәсе табибы Татьяна Филипповага зур рәхмәт.
...Без бик бәхетле идек. Тормышыбыз түгәрәк иде. Хәзер тормышыбыз кителде. Мин тормышның авырлыгын күп
күрдем: ачлыгын да, ялангачлыгын да. Мондый авыр кайгыны берәү дә күрмәсен.
Нет комментариев