Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Югалган малайлар эскәмиядә елап утырган

Иглин районында яшәүче ике малай югала. 9 сентябрьдә иртәнге сәгать 9да Амир белән Иван мәктәптән бергә чыгып киткән булалар. Аларны район халкы һәм волонтерлар тәүлек буена эзләде.

  Бәхеткә, төнлә малайлар исән-имин табылган. Эзләү координаторы Олеся Пышкина хәбәр итүенчә, башта малайларны Иглин авылында һәм якын-тирәдән эзлиләр. Тик аларны беркем дә күрмәгән булып чыга. Төнге сәгать 2дә балаларның Уфаның полиция бүлегендә булуы ачыклана. Билгеле булуынча, Тимур исемле яшь егет төнлә өенә кайтып барганда ике малайның “Колхоз базары” тукталышында утырганын күрә.

  — Якынрак килгәч, аларның балалар гына булуын күрдем. Икесе дә елый, үзләренең кайдалыкларын аңлый алмаганнар... Үзләре генә шәһәргә чыгып киткәннәр, адашканнар, нәрсә эшләргә дә белмәгәннәр, — дип сөйләгән Тимур.  

Тимур малайларны полиция бүлегенә илткән. Ул үзенең игелекле гамәле белән балаларны коткарган.   Бу уңайдан, әти-әниләр, укытучылар балалар белән сөйләшсеннәр, өлкәннәрне кисәтмичә зур шәһәргә чыгып китүнең аянычлы бетәргә мөмкин булуы турында аңлату эшләре алып барсыннар иде, дип яза Кызыл таң.

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26495

фотоavto.goodfon.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса