Камилә кәрәзле телефоны экранында таныш булмаган номерны күргәч, алыргамы-юкмы икән дип бераз икеләнеп торды. "Сезгә "Хыял" рестораныннан шалтыратабыз, - диделәр трубканың икенче ягында.
Кем шалтырата ?
- Бер үтенечебез бар иде, зинһар, азагына кадәр тыңлап бетерегез әле, - дип ашыга-ашыга сөйли башлады таныш булмаган бер хатын. - Мин әлеге ресторанның администраторы булам. Кичә бөдрә һәм җирән чәчле ханым безгә килеп саллы гына суммага ашап чыгып китте. Тамагы туйгач, түләргә акчасы юк икәне ачыкланды, залогка кәрәзле телефонын калдырды да юк булды.
- Гафу итегез, мин бит хокук саклау органнарында эшләмим. Минем монда ни катнашым бар, - диде Камилә аптырап.
- Беләсезме, ул хатын сезнең яхшы танышыгыз булса кирәк, чөнки телефоныннан сезнең номерга еш шалтыраткан һәм соңгы шалтыратучылар исемлегендә дә сезнең номер бар. Шуңа сезнең белән сөйләшеп карарга булдым. Алдап качкан дустыгызны акчасын түләргә күндерсәгез иде, - диде ул.
Камилә нәрсә дияргә дә белмәде. Аңа шалтыратучылар да, дус-танышлары да байтак. Күпме генә баш ватса да, җирән чәчле дустын исенә төшерә алмады.
- Кызганыч, тәгаен әйтеп бирә алмыйм,- диде Камилә.Ә шалтыратучы хатын:
- Тагын бер кат яхшылап уйлап карагыз әле. Аңларга тырышыгыз, аның өчен түләргә артык меңнәрем юк минем. Аннан соң ул үзе генә түгел иде, янында дүрт - биш яшь тирәсендәге бала да бар иде. Әле өстәвенә тагын авырлы. Баштан ук акчам юк дисә, ичмасам, хәленә кереп, кызын да, үзен дә бушка ашаткан булыр идек. Көмәнле килеш бер утыруда бер литр кыйммәтле аракыны эчеп бетерүе бернинди кысаларга сыймый инде. Ә минем аның оятсызлыгы аркасында хезмәт хакын кисүләрен теләмим, - дип, шалтыратучы ачулана ук башлады.
Бөдрә һәм җирән чәчле
- Гафу итегез, мин кем турында сүз барганын белмим. Җирән чәчле андый дус кызым да юк , дип тизрәк элемтәне өзәргә ашыкты Камилә. Алай да бу шалтырату аның тынычлыгын урлады, күңеленнән якын арада бала көтүче дусларының исемлеген барлады. Берничәсе көтә көтүен, тик алар ерак, бөтенләй башка шәһәрдә яшиләр. Аннан соң администратор әйтүенчә җирән чәчлеләр дә түгел. Кичке якта тагын "Хыял"дан шалтыраттылар.
- Без аның кем икәнен ачыкладык. Аның исеме - Гөлүсә.
- Әйе, Гөлүсәне яхшы беләм. Тик сез ялгышасыз, ул җирән чәчле дә, авырлы да түгел бит, - диде Камилә.
- Бүген ак, иртәгә җирән. Чәчнең төсен үзгәртү озак эшмени? Ә биш айлык көмәнен күрмәс өчен юләр булырга кирәк. Белмәгән булсагыз шул, дустыгыз бала көтә. Тик нинди ана булыр ул, бу инде икенче сорау, - дип тагын кызмакчы булган иде дә, аннан бераз тынычлана төшеп:
- Анысы аның эше, тели икән бишне тапсын. Сезгә үтенечем шул, күрсәгез, зинһар, бурычын түләп китсен әле, - диде дә, трубканы ташлады.
Камилә гаҗәпләнүдән арт ягына утырды.
- Менә сиңа мә!- диде ул үз-үзенә. Бергә уйнап-үскән, бер парта артында утырган Гөлүсәме? Димәк, авылда йөргән имеш-мимешләр буш сүз булмаган. Ул тагын ирсез генә бала табарга җыена. Вәт дивана, вәт башсыз, дип дус кызын әрләде. Берничә атна элек кенә аның белән күрешкәннәр иде ич. Һәрвакыт үз-үзен карап йөргән, чүп чиләге түгәргә чыкканда да, күзен-кашын, иренен буяган дусты Камиләләргә халаттан килеп кергәч, билгеле, аптырашта калган иде ул. Тегесе аның уйларын укыган кебек :
- Мондый кыяфәттә килгәнгә аптырама, күлмәкләремә сыймый башладым. Өйдә утыра-утыра тазарып беттем, эшкә чыгарга инде, - дип тизрәк акланырга кереште. Бераз түгәрәкләнеп киткән дустын Камилә тазару галәмәте дип кабул итте һәм әллә ни игътибарга да алмады. Башкалар алдында да, юк сүз сөйләп йөрмәгез әле, фигурасы аның шундый дип, Гөлүсәне яклады.
Бала үзе генә иде
Камилә көтелмәгән бу яңалыктан айный алмыйча озак утырды. Гөлүсәнең әти-әнисен уйлап янды. Алар бу хәбәрне ничек күтәрерләр инде, - дип борчылды. Аннан ресторанда килеп чыккан хәлгә дә ачыклык кертергә кирәк дип, Камилә тиз генә җыенды да, Гөлүсә яши торган фатирга юл алды. Дусты шәһәр уртасында урнашкан күпкатлы йортның беренче катында кызы Динә белән генә яши иде. Кызлары өчен соңгы күлмәген салып бирергә әзер әти-әнисе Гөлүсәгә ике бүлмәле фатир бүләк итте, җиһазлар сатып алды. Атна саен авылдан килеп, итен- бәрәңгесен ташыды һәм һәрвакыт акчалата да ярдәм итте. Рәхәтләнеп яшәргә нәрсә җитми сиңа, дип күңеленнән балачак дустын аңларга тырышып, уйланып бара-бара килеп тә җитте. Тик ишеген күпме генә шакыса да, ачучы булмады. Нишләргә инде, дип аптырап торганда каршысына бер апа очрап:
- Сез күршегә килгән идегез мәллә? Карагыз әле, анда нидер булган, ахры. Төне буе бала елаган тавыш ишетелде , - диде.
Камилә бу хакта ишетүгә, кабалана-кабалана сумкасын актарырга тотынды, Гөлүсә биргән ачкычны табып алды һәм ни күрсен, диванда бөгәрләнеп яткан кечкенә кызны күрде. Елый-елый шешенеп беткән иде улю
- Камилә апа, мин куркам! Минем ашыйсым килә, - диде ул.
- Ә әниең кайда?
- Хәзер кайтам диде дә, ниндидер абый белән чыгып китте, - диде ул.
- Тынычлан, хәзер безгә кайтабыз, яме, дип Камилә кызны кулына күтәреп алды да, ишеккә юнәлде. Шулчак ишектән атылып Гөлүсәнең әтисе Гатаулла керде.
- Бабаем килгән, бабакаем,- дип кечкенә Динә шатлыктан дәү әтисе кочагына ташланды.
- Гөлүсә кайда? Кайда ул имансыз бала? - дип ярсыды ата кеше.
- Исәнмесез, кайчан килдегез? - диде Камилә сорауга сорау белән җавап кайтарып.
- Мин Динәне алырга килдем. Кичә балалар бакчасыннан шалтыраттылар. Анасы ярты ел балалар бакчасына түләмәгән һәм соңгы атнаны аны бөтенләй дә йөртмәгән. Ә хәзер күрше хатыны баланың ялгызы гына төн кунганын сөйләде. Бу дөресме? - диде ул ышанырга теләмичә.
Камилә эндәшмәде, гаепле кеше сыман карашын яшерде.
- Дәшмисең, барысы да дөрес, димәк, - диде ул әрнеп.
- Динәне карый алмый икән, үзебез тәрбиялибез, бала бүгеннән безнең белән яшәячәк, - диде ул, кечкенә оныгын күкрәгенә кысып.
Ярдәм кирәк
... Камилә Гөлүсәне эзләп ары чапты, бире барды. Өстәлендә язып калдырган кәгазьгә дә җавап булмады, телефон шалтыраган саен улдыр дип көтсә дә, аның тарафыннан бернинди хәбәр дә булмады. Берничә айдан соң, иртәнге якта Камилә каты итеп шакыган тавышка уянып китте. Ишекне барып ачса, каршында Гөлүсә басып тора. Үзе дер-дер калтырый, үзе елый-елый шешенеп беткән.
- Мин аны таптым... - диде керә-керешкә һәм тагын үксеп еларга тотынды.
- Нәрсәне?- диде Камилә берни дә аңламыйча.
- Малай таптым. Миңа синең ярдәмең кирәк! Күкрәгемә сөт төшеп шеште. Синең бит больницада танышларың күп. Миңа ашыгыч рәвештә табибка күренергә кирәк.
- Ә син ник больницадан шулай иртә чыктың?
- Мин анда булмадым да... баланы өйдә генә таптым. Аңлыйсыңмы, ул үлде, үлде... Туганда ук зәңгәр иде, мин аңа берничек тә ярдәм итә алмадым, - дип өзгәләнде Гөлүсә. - Мин бит бу айларда бөтенләй шәһәрдә яшәмәдем. Кичә иртән генә фатирыма кайттым һәм кинәт тулгагым башланды. Баланы ялгызым таптым, үзем кендеген кистем, юындырып ак җәймәгә тердем. Ул шундый матур иде...
Гөлүсәнең елый-елый сөйләгәннәрен Камилә бер сүз әйтә алмый шаклар катып тыңлады. Әмма бернинди юату сүзе таба алмады...
Җитлегеп бетмәгән, сигез айлык сабыен яшерен рәвештә тапкан ул. Хатын-кызлар консультациясенә исәпкә басмый өендә тудырган улын бары тик үзе һәм баланың атасы гына күргән. Ата баласын төнлә алып китеп, беркемгә күрсәтмичә җиргә күмгән. Авырлы булуын әти-әнисенә белгертәсе килмичә качып йөргән ул.
фото сайт архивыннан
Нет комментариев