Җырчы Илнур Гомәров гаиләсендә зур кайгы
Татарстанның атказанган артисты, популяр алып баручы Илнур Гомәров гаиләсенә зур кайгы килгән. Аның якын кешесе – әтисе, кисәк кенә арабыздан китеп барган. Бу хакта җырчы мессенджерларда хәбәр итте.
«Бүген яраткан әтиебез Рафик Гомәр улы вафат булды. Кайгыбызны уртаклашкан бөтен кешегә рәхмәт. Соңгы юлга озату иртәгә 15 декабрьдә 11.00 сәгатьтә «Тәүбә» мәчете янында була. Хушлашырга теләгән туганнар, дуслар, килегез», – дигән артист.
Җырчының әтисе Рафик абый Гомәров «Татэнерго» АҖ филиалы, Чаллының җылылык челтәрләре предприятиесендә эшли иде.
Илнур Гомәров «Интертат»ка әңгәмәдә үзенең артист булып китүендә әтисенең йогынтысы зур булуы турында әйткән иде. «Әтием – баянчы. Гаиләбездәге бер генә мәҗлес тә җыр-моңнан башка узмый иде. Әтине кунакка чакырганда да гел баянын алып килергә кушалар иде. Без инде, бала-чага, өстәл астында чабышып йөреп, элекке җырларны күңелгә сеңдереп үскәнбез», – дип сөйләде ул.
Рафик абый тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән балалары, шулай ук җырга-моңга гашыйк оныкларының тормышында кайнап яшәде. Оныклары катнашкан бер генә концерт-бәйгене дә калдырмыйлар иде.
Моннан ике ел элек «Интертат» хәбәрчесе Гөлсинә апа белән Рафик абыйны «Шәһри Чаллы»дан пятачок концертында очратты. Алар концертка яшьлекләрендә кебек җитәкләшеп килгәннәр иде. Рафик абый, шәһәрнең 30нчы бистәсендәге «пятачок»ның аеруча күңелле узуын искә алып сөйләп торды.
«Авыл офыклары» редакциясе Илнур Гомәров һәм аның якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/yrcy-ilnur-gomarov-gailasenda-zur-kaigy-5877163
Фото: Илнур Гомәровның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia