Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җырчы Илнар Гыйльманшин гаиләсендә югалту

Илнар Гыйльманшин гаиләсе югалту кичерә. Җырчының әбисе вафат булган.

Илнар әбисе янында еш була, аны үзенең сторисларында «подписчиклары»на да күрсәтеп тора иде. Хушлашу постында да Илнар әбисе белән бергә җырлашып утырган видеосын урнаштырган.

«Тыныч йокла, нәнәем. Барысы өчен дә рәхмәтлебез! Урыннарың җәннәт түрләрендә булсын», – дип яза ул.

«Авыр югалтуларыгызны уртаклашам, брат. Аллакаем сезгә сабырлыклар бирсен», «Апаның урыннары җәннәттә булсын», «Оҗмахта булсын урыннары, сезгә исәнлекләр теләп ятсын», «Моңлы әбекәй булган икән», «Минем дә нәнәем яңарак кына мәрхүмә булды. Нәнәйле бәхетле чаклар артта калды», «Кайгыгызны уртаклашабыз. Сезнең нәнәегезне без дә бик ярата идек», – дип язып, кайгысын уртаклашкан җырчының дуслары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса