Җырчы Элвин Грейга музыка белән шөгыльләнүне тыйганнар
Интервьюларның берсендә артист аңа саңгыраулык диагнозы куелуын сөйләде.
Табиблар аңа, тагын да начар булмасын өчен, колакларын сакларга киңәш иткәннәр. Грей Германиядәге табиблар белән киңәшләшкән — алар да аңа шуны ук әйткәннәр.
«Бу музыкант өчен бик авыр, бу минем бөтен тормышым. Бу машина йөртүчегә кулларын югалту кебек. Мин гомеремне музыка белән бәйләдем, ә монда шундый һәлакәт — колаклар. Ә мин музыкасыз ничек? Мин музыкасыз яши алмаячакмын», — дип белдерде артист, чыгышын дәвам итәчәген әйтеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia