Җырчы Лилия Гиматдинова гаиләсенә кайгы килгән
Татар эстрадасы җырчысы Лилия Гиматдинова күпмедер вакыт челтәрле бизнес белән шөгыльләнгәннән соң, бу өлкәдән китүен хәбәр итте.
– Лилия, гөрләп кенә эшләп йөргән җирдән ни өчен бизнестан китәргә булдың?
– Май аенда гаиләбезгә кайгы килде. Июнь-июль айлары бик авыр булды. Әмма бу хакта сөйләшергә теләмим. Вакыт җитмәү сәбәпле, мин командам белән эшли алмадым. Дөрес, булдыра алганча, ярдәм иттем, районнарга продукция җибәрдем, сорауларга җавап бирдем.
– Бәлки соңрак яңадан кайтырсың?
– Юк. Тормышымның шушы авыр чорында кайбер кешеләр үзләренең чын йөзен ачты. Исемнәрен әйтеп тормыйм. Үзем өчен бу компаниядә башка эшләргә мөмкинлегем дә, теләгем дә юк, дигән нәтиҗә ясадым.
– Биредә акча эшләү мөмкинме? Эш хакы әйбәтме?
– Тырышып эшләсәң, кереме дә була. Әйе, мин анда акча эшли алдым. Анда акча бар.
Тулырак: http://www.sahne.ru/news/xeberler/yrchy-liliya-gimatdinova-gailsen-kaygy-kilgn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа