Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җырчы Айсылу Габдиновадан торт рецепты

Крем: 500 гр каймакка 1,5 стакан шикәр комы салып, шикәр эрегәнче әкрен генә утта тотабыз да салкын урынга куеп торабыз.

Камыр: 2 йомырка, 0,75 стакан шикәр комына аш серкәсендә сүндерелгән 1 бал кашыгы сода, 2 аш кашыгы каймак, 1,75 стакан он һәм ясаган кремның яртысын кушып болгатабыз. Коймак камыры куелыгында камыр килеп чыга. Шуннан өч җәймә ясап, 180 градуслы духовкада пешереп алабыз.

Калган кремга 100 гр ак май кушып болгатабыз.

Җәймәләр өстенә крем сылыйбыз, крем өстенә юка гына телемләп киселгән банан тезәбез. Өстәге җәймәне шоколад, җиләк-җимеш белән бизәргә була.

ТЕГИ: торт Айсылу Габдинова рецепт

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/yrchy-aysylu-gabdinovadan-tort-retsepty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса