Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йолдызнамә (26 февраль-4 март)

КУЧКАР (21.03-20.04)лар өчен яз башы әллә ниләр вәгъдә итми. Киресенчә эштән туеп, теләсә кая чыгып йөгерердәй булырсыз. Әмма күз курка, кул эшли дигәндәй, җитәкче кушканны үтәми булмый. Көннәрне санаганчы хезмәттәшләрегез белән тәҗрибә уртаклашыгыз. Җомга көнне романтик очрашуга чакырырлар, баш тартмагыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга зур проблемаларны чишүдә куркып калмаска, ә яшәү дәверендә...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар өчен яз башы әллә ниләр вәгъдә итми. Киресенчә эштән туеп, теләсә кая чыгып йөгерердәй булырсыз. Әмма күз курка, кул эшли дигәндәй, җитәкче кушканны үтәми булмый. Көннәрне санаганчы хезмәттәшләрегез белән тәҗрибә уртаклашыгыз. Җомга көнне романтик очрашуга чакырырлар, баш тартмагыз.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга зур проблемаларны чишүдә куркып калмаска, ә яшәү дәверендә тупланган тәҗрибәгә таянып хәл итәргә киңәш итә йолдызлар. Һәр эшне җиренә җиткереп башкарганда финанс кыенлыгы янамый. Әрсезлек кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итми калмас. Ялларны һәм кичләрен гаилә белән үткәрү араларны тагын да якынайтыр.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр теләсә нинди катлаулы ситуациядән котылу юлын таба ала. Юк-бар өчен бәйләнүче җитәкчегез дә моны белә, шуңа сезнең белән этләшергә теләми. Уңыш бер генә тапкыр елмая, куркыта күрмәгез. Ял көннәрендә үзегез күрергә, сәяхәт кыларга теләгән шәһәрләргә чыгу мөмкинлеге туар, файдаланып калыгыз.
КЫСЛА (22.06-22.07)ларга алтын урталыктан чигенми генә өскә үрмәләргә кирәк. Сәясәттә сезгә тиңнәр табылмас, бәлки шул өлкәдә ялтырап калыргадыр. Бизнес партнерлар белән килешү төзү өчен атна уртасы уңай булыр. Яллар романтик очрашу, яңа кызыклы танышуларга бай булыр. Әле кыш бетмәгән, чишенергә ашыкмагыз.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга барлык фикер белән килешү яки сөйләнгән һәр сүзгә ышану кирәкмәс. Сезнең белән идарә итмәкче булалар, сак булыгыз. Атна уртасында ялгызларны мәхәббәт фейерверкы көтә. Парлыларга мөнәсәбәтләрне катлауландырмый гына, үзара килешеп яшәргә киңәш ителә. Матурлыкка омтылыгыз.
КЫЗ (23.08-22.09)лар өчен бу атна уңышлы булыр. Иҗатта да яхшы нәтиҗә күрсәтерсез, финанс кеременә дә йогынты ясарсыз. Конкурентларга гына барлык серне ачырга тырышмагыз. Югыйсә уңыш ташлап китәр. Май чабу бәйрәмен искә алып, коймак пешереп якыннарыгызны сыйлап калырга ашыгыгыз. Рәхмәт ишетү күңелле булыр.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә ашыкмаска, бар нәрсәне дә берьюлы хәл итмәскә кирәк. Башта бер проблеманы хәл итегез, аннан башкасына тотынырсыз. Гомумән, бу атна аңлашылмаучанлыкка һәм серле хәл ителмәслек кебек мәсьәләләргә бай булыр. Бәлки конкурентлар хәйләлидер. Гаеплене үз арагыздан эзләү кирәк. Күз атып йөрүчеләрдән күңелле хәбәр ишетерсез.
ЧАЯН (24.10-22.11)нарның илһамы ташып тора. Иганәчеләр ярдәменнән баш тармыйча яңа проект башлагыз. Тик матур сүзләр һәм ялган вәгъдәләргә алданып, мошенниклар кулына эләкмәгез. Эш кәгазьләрен җентекләп тикшерегез. Сезгә күз атып йөрүчеләр шактый. Яз башы алар санын тагын да арттырыр.
УКЧЫ (23.11-21.12)ларга эшлекле партнерлар белән үзара файдалы килешүләр төзеп калырга ашыгырга кирәк. Югыйсә атып каласы урынга ятып калуыгыз ихтимал. Реклама белән мавыгып китә күрмәгез. Уңыш һәм шөһрәт тынычлык ярата дип юкка әйтмәгәннәрдер. Ялларны йортыгызны тәртипкә китерү, җыештыру яисә ремонт ясауга багышласагыз яхшырак булыр.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр ялкау һәм елак булса, әлеге атна алар өчен гаять авырга туры килер. Ә тырышларны һәр өлкәдә дә уңыш һәм акчалата бонус көтә. Гаилә мәшәкатьләреннән арыну өчен кайвакыт гаилә белән бергә ял итәргә кирәк. Ул суынырга өлгергән арага ялкын өстәр, балалар белән уртак тел табырга ярдәм итәр.
СУКОЯР (19.01-18.02)ларга башкаларны гафу итә белергә һәм таш атканга да аш ата белергә өйрәнү комачау итмәс. Үз-үзегезне камилләштерү өчен тренинглар, курслар, өйрәтмәләр үтү уңай нәтиҗә бирер. Эш белән ялны да чиратлаштырырга өйрәнсәгез, бәхетлеләр исемлегенә керерсез. Төп игътибарны гаиләгезгә юнәлтегез .
БАЛЫК (19.02-20.03)лар өчен гадәти атна. Тик шулай да интуициягә таянып эш итсәгез алдатмассыз. Финанс өлкәсендә сюрприз булырга тора. Мәхәббәттә бар да әйбәт, гаиләдә тыныч гармония хөкем сөрә. Тик юк кына әйбер өчен талаша күрмәгез. Югыйсә ахырдан үкенергә калмагае. Дипломат була белү көтелмәгән күңелсезлекләрдән саклап калыр.
фото http://www.zamansulyshy.ru/tt/component/k2/item/15970-leninogorskilyilar-%D3%A9chen-kil%D3%99se-atnaga-yoldyiznam%D3%99-26-fevral-4-mart.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев