«Җырлыйк әле” дә Балык Бистәсе кызы Лилия Ризаевага тиңнәр булмады
Үткән якшәмбедә ТНВ каналында "Җырлыйк әле" тапшыруында безнең район данын җырчы сандугачыбыз, Күки мәктәбенең җыр укытучысы Лилия Ризаева яклады.
Ул музыкаль аренада Биектау, Арча районы вәкилләре белән көч сынашты. Һәм икенче урынга чыгучыдан 20 балл белән өстенлек күрсәтеп, беренче булды. Аны мәктәпнең директоры Халидин Ахатов җитәкчелегендәге "Группа поддержки" рухландырып торды. Сез Лилиябез катнашкан тапшыруны март айларында ТНВ каналыннан күрә алачаксыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев