Язылышмыйча яшәгәндә милек ничек бүленә?
Сорау - җавап.
Ирем белән язылышмыйча гына яшибез. Соңгы вакытта мөнәсәбәтләребез катлауланды. Әгәр юлларыбыз аерылса, сигез ел бергә тапкан байлыгыбыз (дача, машина) ничек бүленәчәк? Бергә тормыш итүне дәлилләүче шаһитлар булган очракта, милекне бүлеп була дип ишеткән идем. Бу дөресме? Илһамия Шәйдуллина.
Адвокат Галина Петрова аңлатуынча, милек бары тик никах рәсмиләштерелгән очракта гына урталай бүленә. Ә рәсмиләштерелмәгән очракта, кемгә язылган – шуңа кала. Ир белән хатын булып өч, биш, хәтта унбиш ел бергә яшәсәләр дә, хәтта моны дәлилләүче шаһитлар булса да, милек бүленми.
фотоrusunion.com
http://shahrikazan.ru/news/sorau-avap/yazylyshmyycha-yashgnd-milek-nichek-blen
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа