Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Язмышымны үзем язам”

Шыгрым тулы зал бер сулышта булып шигырь тыңлый. Җанга үтеп, күңелләрне айкаган ул юллардан тамашачы тәмам әсәрләнеп калган. Сагышландыра, юата, я булмаса югарыга – хыял дөньясына очыра ул. Күзләр, ирексездән, әлеге кодрәтле көчкә ия шигырь тудыручыны эзли. Юк, ул гади кеше түгел, аның һәр авазыннан моң түгелергә, карашыннан кояш нуры сибелергә тиешле. Югыйсә мондый шигъри юллар туа алмас иде. Уйларымны укыгандай алып баручының йомшак тавышы яңгырый: “Бүгенге кичәбез Гөлнур ханым Әхмәдуллина иҗатына багышлана”...

 
 Бу очракта, кем ул, диюче табылмас. Чүпрәле якларыннан килеп Балык Бистәсен, Чулман буйларын үз иткән, мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре һәм шагыйрә булуы белән танылган Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова – ул берәү һәм бердәнбер! Әнә район үзәк китапханәсендә үткәрелгән иҗат кичәсенә дә шагыйрәне олылаган олпат затлар, иҗатын үз иткән китап сөючеләр, аны яраткан дуслары җыелган. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәхимә Рәшитова, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Рәүфә Кадыйрова тарафыннан әйтелгән тәбрикләү һәм мактау сүзләре иясенә генә түгел, тамашачы күңеленә дә ихластан килеп иреште. Залдагы көчле алкышлар Гөлнур ханымга, аның иҗатына рәхмәт булып яңгырады. Ә инде Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Зиннур Мансуров сүзләре шагыйрәгә олы бәһа иде.
-Әдәбият тере табигать кебек. Язучыларыбыз кайда яши, аның тамырлары да шул төбәктә. Ә мин сезне шушы төбәкнең илчесе итеп күрәм. Гомер биеклеге дияр идем бүгенге көнне. Сезгә киләчәктә дә иҗат уңышлары телим, - диде ул һәм Татарстан Язучылар берлеге исеменнән котлавын җиткерде.
(Язманы тулысынча газетабыз битләреннән укый аласыз)

 

автор Фарваз Каюмова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса