Язмыш сынауларын узып
26 апрель - Халыкара радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Нәкъ менә шул көнне, 35 ел элек, 1986 елда Чернобыль атом электростанциясендә авария булган. Ул ХХ гасырның зыян күләме техноген катастрофасы буенча иң зурысы булып санала.
... 35 ел элек без Украинадагы әлеге коточкыч фаҗига турында ишетеп белдек. Барыбыз да аның кешеләр тормышында нинди чагылыш тудырачагы турындагы уй-фикерләр белән яшәде. Авария нәтиҗәләрен бетерү өчен Чернобыльгә ир-атларны җыя башладылар. Бу эшләргә җәлеп ителгән 600 мең совет гражданы арасында безнең районда яшәүчеләр дә бар иде. Үзләренең кичерешләре белән уртаклашканда аларның батырлыгына сокланып куясың. Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның күбесе юк инде. Һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерүдә тормышларын һәм сәламәтлекләрен аямаган әлеге затларны искә алу безнең, яшьләрнең төп бурычы.Шушы истәлекле көн уңаеннан район мәдәният йортында «Хәтер» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.
- Без бу залга мөһим чарага җыйналдык. 35 ел элек, 26 апрельдә Чернобыль атом электростанциясендә атом энергетикасы тарихында иң зур авария булган. Бу һәлакәт күп санлы кеше корбаннарына һәм Украина, Беларусь, Россия һәм башка ил территорияләренең радиоактив зарарлануына китергән, - диделәр алып баручылар Илшат Кәримуллин һәм Гөлия Кәримуллина. Алар безне гүяки шул көннәргә кире кайтаргандай булдылар.
Залда әлеге вакыйгада катнашучы 18 кешенең, 13 е үзе яисә гаилә әгъзалары килгән иде.
Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Вафина һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Рафаэль Исмәгыйлев үз чыгышларында:
- Бүген ул куркыныч көннәргә 35 ел тулды, 35 ел сыкрау, хәсрәт, күз яшьләре. Балалар, хатын-кызлар, әниләр, исән-сау кайтучылар, әмма сәламәтлекләрен югалтучыларның күз яшьләре ул. Сез бу куркыныч авариянең нәтиҗәләрен бетерүдә турыдан-туры катнашып батырлык, каһарманлык үрнәкләре күрсәттегез, үз бурычыгызны лаеклы үтәдегез. Сез чын патриотлар. Барыгызга да зур рәхмәт сүзләре җиткерәбез һәм сәламәтлек телибез, - диделәр.
Кешелекне коткару өчен гомерләрен һәм сәламәтлеген биргән геройларга мәңгелек дан! Очрашуда катнашучылар аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Сәхнә осталары Сергей Фалин, Рәсимә Зарипова, Эдуард Закиров, Наталья Козина Чернобыль батырлары алдында җырлар белән чыгыш ясадылар.
Чара чернобыльчеләр өчен гимн белән тәмамланды. Барлык катнашучыларга азык-төлек пакетлары тапшырылды.
Таңсылу Минһаҗева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа