Язгы боз– ялгышларны, битарафлыкны кичерми
Көннән-көн яз үзенең хокукларын яулый бара. Язгы кояшның җылы нурлары астында боз эреп капшаклана, ныклыгы кимегәнән-кими. Мондый боз өстенә керү катгый тыела. Су бозга сеңеп аның структурасын боза, аерым кисәкләргә бүлеп тарката. Боз катылыгын югалта һәм ватылыр алдыннан"кисәтеп" шытырдамый да. Мондый бозга кеше аяк басуга тңшеп китәргә мөмкин. Әмма һәр...
Көннән-көн яз үзенең хокукларын яулый бара. Язгы кояшның җылы нурлары астында боз эреп капшаклана, ныклыгы кимегәнән-кими. Мондый боз өстенә керү катгый тыела. Су бозга сеңеп аның структурасын боза, аерым кисәкләргә бүлеп тарката. Боз катылыгын югалта һәм ватылыр алдыннан"кисәтеп" шытырдамый да. Мондый бозга кеше аяк басуга тңшеп китәргә мөмкин. Әмма һәр елны куркынычсызлык кагыйдәләрен онытып, тормышларын, сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп боз өстенә чыгучылар очрап тора. Бу беренче чиратта боз тишеп балык тотучыларга һәм балаларга кагыла.
Балыкчыларга кышкы сезонны ябарга вакыт инде. Нәрсә кыйммәтрәк- берничә балыкмы, әллә сәламәтлекме? Әгәр инстинкт аек акылыгызны җиңә икән инде, һич югы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тырышыгыз.
Хөрмәтле ата-аналар! Яз көне балаларыгызга карата контрольне көчәйтүегезне сорыйбыз. Караучысыз калган балалар текә ярлар буенда, боз өстендә уйнарга чыгарга мөмкиннәр. Алар куркынычлылык дәрәҗәсен аңлап бетермиләр һәм бәлагә тарыйлар.Шуңа да балаларга язгы бозда уйнауның нинди аяныч хәлләргә илтергә мөмкин булуын, сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен даими аңлатып торырга кирәк.
Язгы боз- ялгышларны, битарафлыкны кичерми. Бу хакта онытмагыз!
Евгений Ненастьев,
ОСВОДның район бүлеге рәисе.
Әзеләде Илгиз Җамалиев.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев