Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язгы бозга түшәк калынлыгы булса да ышанма

Балык Бистәсе янгын-коткару часте начальнигы Альмир Шәфигуллин  балыкчыларга кышкы сезонны тәмамларга киңәш итә.

Көннән-көн яз үзенең хокукларын яулый бара. Язгы кояшның җылы нурлары астында боз эреп капшаклана, ныклыгы кимегәннән кими. Мондый боз өстенә керү катгый тыела. “Язгы бозга түшәк калынлыгы булса да ышанма”, - дип юкка гына әйтмиләр бит инде. Су бозга сеңеп аның структурасын боза, аерым кисәкләргә бүлеп тарката. Боз катылыгын югалта һәм ватылыр алдыннан ”кисәтеп” шытырдамый да. Мондый бозга кеше аяк басуга төшеп китәргә мөмкин. Әмма һәр елны куркынычсызлык кагыйдәләрен онытып, тормышларын, сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп боз өстенә чыгучылар очрап тора. Бу беренче чиратта боз тишеп балык тотучыларга һәм балаларга кагыла.

 

Балыкчыларга кышкы сезонны ябарга вакыт инде. Нәрсә кыйммәтрәк – берничә балыкмы, әллә сәламәтлекме? Әгәр инстинкт аек акылыгызны җиңә икән инде, һич югы  куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тырышыгыз. Боз өстеннән барганда таяк ярдәмендә бозның ныклыгын сынап карагыз.  Ә менә аяк белән тибеп карау катгый тыела.

Әгәр боз ярылып суга төшсәгез паникага бирелмәгез. Өстегездәге авыр киемнәрне, аяк киемнәрен салырга тырышыгыз. Бәке кырыена ятып кискен хәрәкәтләр ясамыйча боз өстенә күтәрелегез, үрмәләп үзегез килгән якка хәрәкәтләнегез. Балыкчыларга үзләре белән кимендә 10 метр озынлыктагы бау йөртсә дә зыян итмәс.

Әгәр сезнең күз алдында берәр кеше батса, бәке янына кулларыгызны киң җәеп үрмәләп кенә килегез. Таяну мәйданын арттыру өчен такта, чаңгы файдалансагыз тагын да яхшырак булыр. Бәкенең кырыена ук килмәгез, батучыга кул астында булган берәр әйбер (каеш, шарф,чаңгы) сузыгыз. Бәлага тарыган кешене мөмкин кадәр тизрәк җылы бинага алып керегез, тәнен корытып сөртегез, коры киемнәр киендерегез,кайнар чәй эчертегез. Хәле начар булса беренчел медицина ярдәме күрсәтергә яки медицина учреждениесенә алып барырга кирәк әлбәттә.

Яз көне ата-аналар балаларына карата контрольне көчәйтергә тиешләр. Караучысыз калган балалар текә ярлар буенда, боз өстендә уйнарга чыгарга мөмкиннәр. Кайберләре боздан-бозга сикереп тә уйныйлар. Балалар куркынычлылык дәрәҗәсен аңлап бетермиләр һәм бәлагә тарыйлар. Шуңа да балаларга язгы бозда уйнауның нинди аяныч хәлләргә илтергә мөмкин булуын, сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен даими аңлатып торырга кирәк.

Язгы боз ялгышларны, битарафлыкны кичерми. Бу хакта онытмагыз!

 

  Газетага Илгиз ҖАМАЛИЕВ әзерләде.

фотоjewknowthat.wordpress.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса