Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ятимлек

Гади бер көн. Уен-көлке Балалар бакчасында… Бәхет урап алган сыман Аларның барчасын да… Әмма дөнья тигез түгел, Һәркемнең үз өлеше. Берәүгә булса бакыры, Икенчегә - көмеше… Уйный сабыйлар онытылып, Тирә-як гөрләп тора… «Син - әтисез», - диде берсе… Бу сүзләр йөрәк яра. «Минем әти бар, ул килә! Син белмисең, син...

Гади бер көн. Уен-көлке

Балалар бакчасында…
Бәхет урап алган сыман
Аларның барчасын да…

Әмма дөнья тигез түгел,
Һәркемнең үз өлеше.
Берәүгә булса бакыры,
Икенчегә - көмеше…

Уйный сабыйлар онытылып,
Тирә-як гөрләп тора…
«Син - әтисез», - диде берсе…
Бу сүзләр йөрәк яра.

«Минем әти бар, ул килә!
Син белмисең, син тиле!» -
Өзгәләнде бала җаны,
Канлы сүз уктай тиде…

Шул чагында нарасыйның
Сытылып чыкты яшьләре…
Әйтерсең лә аяз көнне
Күкрәде дә яшьнәде…

И сабыем, артык иртә
Сынауларың башланды…
Тигез, җылы пар кочактан
Ятимлеккә ташландың…

Нык бул, балам, тормыш авыр,
Бөек затны онытма…
Изгелек булсын юлдашың,
Бозыклыкка юлыкма…

http://kazanutlary.ru/?p=37046

фотоhttp://biografik.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев