Яшьләр нигә армиягә бармый?
Халкыбыз тарафыннан еш әйтелә торган әлеге сүзнең бүгенге чынбарлыкка нык туры килүен генә күр син.
Чыннан да һәр нәрсәнең үз вакыты була дип әйтүләре бүгенгесе көнне дә үз кыйммәтен югалтмый.
Бүгенгесе көнне районыбызда яшьләрне хәрби хезмәткә чакыру планы үтәлмәве хакында ишеткәч аның ни сәбәпле килеп чыгуы хакында кызыксынуларым артканнан-арта башлады. Әле берничә дистә еллар элек кенә яшьләребез хәрби хезмәткә китү, күбесе офицер булу турында хыяллансалар, бүген инде аларның аннан бөтенләй читләшүләре хакында күңелсез хәбәрләр ишетергә туры килә. Бу хәл нидән килеп чыга соң? Моңа ачыклык кертү ниятеннән шактый гына вакыт уйланып йөрергә, үткәннәрне хәтердә яңартырга туры килде. Чыннан да соңгы вакытларда киң җәмәгатьчелектә дә буыннан-буынга күчкән күркәм гадәтләребез онытылып баруы күңелне тырмый. Өлкән һәм урта буын вәкилләре алган мәртәбәле тәрбия чаралары да инде хәзер онытылып юкка чыгып бара. Кечкенәдән үк балалар да бүген аларның әти-әниләре ничек итеп тормышны көйле генә алып бару ниятеннән алны-ялны белмичә хезмәт куюларын, кайбер гаделсезлекләргә чын күңелләреннән борчылуларын күреп, танышып үсәләр бит. Шуңа яшьләребез дә хәзер мәктәпне тәмамлагач та яхшы, төпле белем алырга омтылмыйча, күбрәк югары эш хакы алып эшләү, матур яшәү хакында хыялланалар. Шуңа күп кенә яшүсмерләр уенда хәзер хәрби хезмәт түгел, күп акча эшләп алу төп яшәү рәвешенә әйләнеп бара кебек. Аннан, мәктәп елларыннан ук балалар күңелендә романтик хисләр, патриотизм кебек төшенчәләрнең юкка чыгуы да үз ролен үтәгәндер. Алда әйткәнемчә, урта буын вәкилләренең бу фикере бүген киң җәмәгатьчелекне чын-чынлап уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш төсле тоела. Ә борчылырлык хәлләр чыннан да артканнан-арта бара минем карашка. Беренчедән, бүгенгесе көнне җирле үзидарә системасында хәрби учет алып бару бөтенләй юкка чыгу алдында. Икенчедән, урыннарда хәрби-патриотик тәрбия чаралары да инде хәзер күбрәк кәгазьдә генә үткәрелә төсле тоела. Соңгы елларда мәктәпләрдә хәрби хезмәттән кайтучылар, сугыш ветераннары, әфганчылар белән очрашулар да инде онытылып бара кебек. Ниһаять тагын бер бик әһәмиятле чара, район паспорт службасы тарафыннан озак еллар дәвамында уңышлы төстә башкарылган вәкаләтләрнең юкка чыгарылуының да тискәре йогынтысы хәзер ачык күренә башлады. Кыскасы, бу өлкәдә уңай нәтиҗәләр булсын өчен чаралар күрергә кирәктер. Ә бәлки кемнәрдер башка фикердә торалардыр. Болар хакында үз фикерләре белән уртаклашучыларга без бик шат булыр идек.
Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia