Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь гаиләләргә торак алу өчен субсидия каралган

Программа – гамәлдә

Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту максатыннан Татарстанда Яшьләр эшләре буенча министрлык аша махсус программа тормышка ашырыла. 

Әлеге программада катнашуның төп шартлары турында район башкарма комитетының төзелеш бүлеге баш белгече Ләйсән ШАХМИНА сөйли: –    

“2020-2025 елларга Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасында катнашу өчен күптөрле шартлар үтәлү мөһим. Беренчесе – ир һәм хатынның 35 яшькә кадәр булуы. Әгәр сүз тулы булмаган гаилә турында бара икән, әлеге шарт ир йә хатынга кагыла. 

Икенче төп шарт – гаиләнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылуы, ягъни гаиләнең һәр әгъзасына туры килә торган торак мәйданының 18 квадрат метрдан артмавы.

Ир һәм хатынның кайда эшләве мөһим түгел, түләргә сәләтле булуы кирәк. Шулай ук торак бәясенең 10 проценты күләмендә үз акчалары булу да – төп шартларның берсе.      

Шушы шартлар үтәлгән очракта гаилә район башкарма комитетына исәпкә баса. Аларны махсус комиссия тикшереп, программада катнашырга хокуклары бармы-юкмы икәнлеге турында күрсәтмә бирә. Әгәр программада катнашырга хокукы бар дип табыла икән, алдагы этапта гаилә ипотекага торак алу өчен кредит рәсмиләштерә. Кредит алмаган очракта сату-алу килешүе төзелә. 

Әлеге программа буенча балалары булмаган гаиләләргә торакның уртача бәясенең 30 проценты, балалы гаиләләргә 35 проценты күләмендә кире кайтарылмый торган социаль түләү бирелә. Әлеге социаль түләүне ипотека кредиты шартларында стандарт торак сатып алуга, торак бина алу өчен торак кредиты (шул исәптән ипотека займы) алганда беренче взносны түләүгә, торак кредиты буенча процентларны яки төп сумманы каплауга, ипотека кредитын тулысынча каплаганда соңгы түләүне башкаруга тотарга була.  Тулырак мәгълүмат алу өчен 23062 телефоны буенча безнең бүлеккә шалтырата аласыз.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса