Әти-әниләр хәзер укытучыны хурлау гына түгел, мәктәпкә килеп, кыйнап та китәргә мөмкин. Киров шәһәрендә, кызына начар билге куйган өчен, ир белән хатын уку йортында җәнҗал куптарган. Әнисе - полиция подполковнигы дорфа сөйләшсә, әтисе укытучыга кул күтәргән. Мондый күңелсез хәлләрне булдырмас өчен нишләргә?
Бу көннәрдә Нократ дәүләт университеты каршындагы инновацион белем бирү лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Сергеева әти-әниләрнең корбанына әверелгән. Директор кабинетындагы гауганы махсус чакырылган юрист та үз күзләре белән күрә. Әти-әни сүзләренә караганда, педагог кызга начар билге куйган, репетиторлык өчен акча алган. Укытучы мондый нахак тагу белән килешмичә, очрашуга юристны да чакырган. Ярсыган ир аның тешен сугып төшергән. Педагог бу сугышны видеога төшергән. Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
РФ Дәүләт Думасындагы мәгариф комитеты рәисе беренче урынбасары Олег Смолин белдергәнчә, мәктәп бүген көннән-көн күбрәк бюрократлаша һәм кешелеклелек сыйфатларын югалта бара. "Монда укытучыны гаепләп булмый. Алар мәгариф системасының корбанына әйләнде. Лаеклы хезмәт хакы түлибез дигән булып төбәкләрдә укытучыга эш күләмен арттырдылар. Бу хәл укытучыга рухи киеренкелек тудыра. Халыкара тикшерүләр шәхси вакытын кәгазь эшенә сарыф итү буенча безнең укытучыларның рекордчы булуын күрсәтә. Белем һәм тәрбия бирәсе урынга мөгаллимнәр язып утыру белән мәшгуль. Әти-әни исә баласының яхшы билгеләргә генә укуын өмет итә. Укытучы балама гадел түгел, дип уйлый. Әгәр бу гауга сирәк очрак икән, ул чакта әти-әниләргә җәзаны көчәйтергә кирәк. Ә инде гадәти хәлгә әйләнсә, мәгариф системасын гуманлаштырырга вакыт җиткән", - ди ул.
Укытучылар әти-әниләрне сабыр гына тыңлап, укучының ни сәбәпле өлгермәвен аңлатырга, хәлне тыныч кына анализларга тиеш. Замана педагоглары өчен бу - бердәнбер акыллы ысул. Арча районының ветеран укытучысы Наил Габдрахманов фикеренчә, мәктәпләрдә элеккеге әти-әниләр университетларын торгызырга кирәк. "Әти-әниләрне дә тәрбияләмичә булмый. Безнең заманда айга бер тапкыр булса да очрашулар үткәрелә иде. Анда юристларны, кирәкле белгечләрне чакыра идек. Билге өчен укытучыга кул күтәрәләрмени? Укуның энә белән кое казу икәнен әти-әниләргә яхшылап аңлату җитми", - ди ул.
Электрон журнал кертү дә әти-әниләрнең холкын кайнарлатып җибәрде. Араларында дәрес беткән саен журналны ачып караучылар да бар. Андыйлар баласының "2ле" алуын күрсә, гомумән, авыруга сабыша. Укытучыга шалтыратырга да күп сорамыйлар. Бала төне буе өй эшен эшләгән икән, ул начар билге алырга тиеш түгел. Бүгенге әти-әниләрнең мантыйгы бу. Дөрес, укытучылар арасында идәнгә тәгәрәп төшкән каләмне рөхсәтсез күтәргән, дәрескә кирәкле әсбапны алып килмәгән өчен начар билге куючылар да очрый. Үзләренчә тәртипкә өйрәтергә телиләрдер, күрәсең. Тик билгене белем өчен куялар түгелме соң? "5ле"гә укыган кызымның дәрестән елап кайткан чаклары да була. Кайберләре дөрес билге куймыйча, бала күңелен рәнҗетә. Психологик белеме җитми, укучы белән уртак тел таба алмый. Без дә тимер түгел бит, эштән арып кайтабыз. Укытучылар бөтен гаепне әти-әнигә аудара. Мин укытучы янына барып, кызымның хатасын аңлатуын сорыйм. Гаеп булса, үзенә кайтып аңлатам", - ди Казанда яшәүче ике бала әнисе Фәнисә Зарипова.
Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты доценты, психология фәннәре кандидаты Надежда Ванюхина әйтүенчә, мондый очраклар элек тә булган, алга таба да булачак. "Һөнәри яктан әзерлеге җитмәгән укытучылар күп. Алар бала хисабына үзләрен күрсәтергә тырыша. Монда белгечлекне дөрес сайламау да, укытучының талчыгуы да, башка сәбәпләр дә булырга мөмкин. Шулай ук адекват булмаган әти-әниләр дә шактый күп. Алар үз вазыйфаларын укытучыга йөкли. Монда кем гаепле, кем хаклы икәнен тикшермичә генә әйтеп булмый. Бәлкем, укытучы билгене түбәнәйтеп куйгандыр. Әти-әнинең баладан югары нәтиҗә таләп итүе дә ихтимал. Мине бигрәк тә бәхәснең кызулыктан, кул күтәрүдән башлануы куркыта. Әгәр укытучы сыйныфта шундый "түзә алмаслык хәл тудырган" икән, бу инде бер көн яки атна эчендә генә килеп тумаган.
Ни өчен мәктәп җитәкчелеге проблеманы тыныч кына хәл итмәгән? Бала гаиләсендә сөйләшмәгәнме? Әти-әниләр гаепне мәктәпкә аударырга телиме? Мондый күңелсезлекләрне бары укытучы белән әти-әниләр арасындагы мөнәсәбәтне җайга салып кына хәл итәргә мөмкин. Укытучылар әти-әнине дәрескә чакыра ала. Үпкә җыелса, шар кебек шартлый. Моны ике як та белеп торырга тиеш", - ди психолог.
Нет комментариев