Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ямаш авылында мәчетне төзекләндерделәр

Гомер-гомердән авылларда гомуми файдалану урыннарын төзекләндерү, чистарту, мохтаҗларга ярдәм итү  күмәк көч белән башкарыла торган  булган.

 Моның бер мисалы булып Ямаш авылында мәчетне төзекләндерүне атарга мөмкин булыр иде.

Кыш айларының берсендә социаль челтәрдәге авыл группасына әлеге максатта хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр өчен карта номеры күрсәтеп игълан куелган иде. Теләүчеләр сәдәкаларын мәчетнең үзенә бирделәр. Оештыручылар әледән-әле  бу изге эшкә кушылучылар белән таныштырып бардылар.

Мөмкинлек булу белән төзекләндерү эшләрен башкарып чыкканнар.

«Күргәнсездер, мәчетебез яңарды, матурланды, нурланды. Иман йортыбызның яңартылуына үз өлешен керткән һәр кешегә һәм аның гаиләсенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.Бәхетле, озын гомерле, сау-сәламәт булсыннар, игелекле, изгелекле һәм Аллаһының яраткан бәндәләре булсалар иде. Дөньялар тыныч булып, бәрәкәтьле, иманлы тормышларда булдыра алганча изгелек кылып, булганына шөкер итеп, дус-тату булып яшәргә язса иде!» - дигән теләкләрен җиткерде мәчет картлары.

Нияз Шәйдуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса