Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ялган журналист 600 мең сум акча эшләгән

Хабаровскида яшәүче 18 яшьлек егет, үзен журналист дип таныштырып, янгында зыян күргән хатынга торак шартларын яхшыртырга ярдәм итәм дип вәгъдә биргән һәм 600 мең сум акчаны үзләштергән. Башкаланың абруйлы басмасында эшлим дип алдаган егет журналист эзләнүе оештырырга вәгъдә итә. Корбанын ышандырыр өчен басманың ялган биремен әзерли, аңа ышанган хатын 600...

Хабаровскида яшәүче 18 яшьлек егет, үзен журналист дип таныштырып, янгында зыян күргән хатынга торак шартларын яхшыртырга ярдәм итәм дип вәгъдә биргән һәм 600 мең сум акчаны үзләштергән.

Башкаланың абруйлы басмасында эшлим дип алдаган егет журналист эзләнүе оештырырга вәгъдә итә. Корбанын ышандырыр өчен басманың ялган биремен әзерли, аңа ышанган хатын 600 мең сум акча түли.

Хокук саклау органнары әлеге егетнең Мәскәү басмасына бернинди дә катнашы юк икәнен ачыклый, ул акчаны үз кирәк-ярагына туздырган. Аның тагын унга якын шундый җинаять кылганлыгы ачыклана. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылган.

фото архив сайтыннан.

http://shahrikazan.com/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yalgan-zhurnalist-600-me-sum-akcha-eshlgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев