Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Якташыбыз Илсур Сафиуллин тәмле пешерүче якташларын зурлый белә (фотолар)

"Милли сәүдә маркасы" дәүләт унитар предприятиесе директоры, якташыбыз Илсур Сафиуллин инде менә бишенче ел рәттән район Сабантуе вакытында фестиваль-конкурс үткәреп килә.

Быелгы конкурс " Балык Бистәсе районының милли ризыклар җитештерүчеләре арасында милли сәүдә маркасы" исеме астында узды. Анда 40 якын конкурсант , шулар арасында өч мәктәп катнашты. Бәйгенең приз фонды 50 мең сум иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынга Лилия Хәсәнова лаек дип табылды. Аңа химаяченең 7 сумлык сертификаты тапшырылды. Икенче, өченче урыннарны Түбән Тегермәнлек мәктәбе һәм Балыклы Чүкәй мәктәбе коллективлары бүлештеләр. Аларга исә 6 һәм 5 сум акчалата премия бирелде. Моннан тыш , тагын алты номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. Татьяна Наумова- " Милли рус кухнясы", Эльмира Зыятдинова- " Милли татар ризыклар", Валентина Ефимова- "Милли крәшен кухнясы", Алисә Гилемҗанова- "Иң яхшы бизәү һәм тәмле чәк- чәк", Татьяна Моисеева- "Менә шундый торт", Чулпан Калимуллина- "Иң яхшы ризык" номинацияләрендә җиңүләр яуладылар. Аларга икешәр мең сумлык акча бүләк ителде. Барлык конкурста катнашучылар өчен дә махсус бүләкләр әзерләнгән иде.

Вазыйх Фатыйхов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев