Якташыбыз Фәрит Хәсәновның игелекле гамәлләре
2011 елның 7 сентябрендә котычкыч авиакатастрофа-Ярославльнең “Локомотив” хоккей командасы утырган самолет шартлавы никадәр кешенең күңелләренә төзәлмәслек яра салды.
Һәлак булучы хоккейчылар арасында безнең якташыбыз,Тольятти хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән, әби-бабалары, әнисе Югары Тегермәнлек авылыннан булган 23 яшьлек “Локомотив” сакчысы Марат Кәлимуллинның булуы да мәңге онытылмас фаҗигага әверелде.
Ышанасы да килми,шул әрнүле, туганнары, дуслары, якташларының төзәлмәс йөрәк яраларына әйләнгән вакыйгадан соң инде 10 елга якын вакыт узып та киткән. Шул чор эчендә Тольятти шәһәре янындагы Ставрополь районы Ягодная авылында Марат Кәлимуллин исемен мәңгеләштергән хоккей клубы оешып, эшли башлады. Янәшәсендә сокландыргыч спорт комплексы калкып чыкты. Әлеге кирәкле һәм игелекле гамәлләрне башлап йөрүче, җиренә җиткерүчеләрнең берсе-якташыбыз Югары Тегермәнлек авылы егете Фәрит Хәсәнов.
Игелеклелек, мәрхәмәтлелеккә корылган һәр эш җиңел башкарыла бит ул. Әйтерсең, күктәгеләр дә андый эшләрнең кулай булуын хуп күрә... Марат Кәлимуллин исемендәге спорт клубы белән дә шулай булды дисәк, ялгышмабыз. Әлбәттә, һәр эшнең үз киртәләре була. Әмма Фәрит хезмәттәше һәм дусты Алексей Шпырев белән бергә, ярты юлда туктап калмыйлар. Самара өлкәсенең Ставрополь районы җитәкчеләре берсүзсез хәер-фатыйхаларын бирәләр. Соңрак күренекле хоккейчы Алексей Емелин, аларның мактауга лаек башлангычын хуплап, зур күләмле финанс ярдәме күрсәтә. Ярославльнең “Локомотив” командасы вице-президенты Юрий Яковлев, “Лада” уенчылары, “Ладья” яшь хоккейчылары ярдәме биниһая зур була. Балам-багалмам дип үстергән кадерле уллары Марат истәлеген мәңгеләштерү хәятеннән әнисе Рәмзия ханым, әтисе Нотфулла әфәнде дә рухи һәм матди иганәчеләренең иң күренеклеләре булдылар. Хәзер инде данлыклы татар егете, якташыбыз Марат Кәлимуллин исемендәге спорт клубы-әзерлек залы, киенү-чишенү бүлмәләре, медицина хезмәте күрсәтү үзәге, хөкемдарлар өчен эш урыннары булган тулаем бер шәһәрчек.
-Эш барышында аяк чалучылар да очрады, әлбәттә,-дип үз фикерләре белән уртаклашты Фәрит Хәсәнов. -Тик безнең өчен иң кадерлесе халкымның гаярь егете, яшьли гомере өзелгән авылдашым, дустым Марат турындагы кадерле хәтер-хатирәне мәңгеләштерү иде. Аны Ярославль, Яр Чаллы шәһәрләрендә, районыбызның Ямаш, Югары Тегермәнлек авылларында да онытмыйлар. Аның исемендәге хоккей турнирлары да ел саен үтә тора. Ямаш авыл мәктәбенә аеручы рәхмәтлемен. Шәхсән директор Алмаз Баһавиев күренекле якташыбызның мәктәп музеен булдыруда армый-талмый эшләп, максатына да иреште. Маратның күп шәхси әйберләре нәкъ менә шул мәктәптә саклана. Югары Тегермәнлек авылында Маратка куелган мемориаль таш та аңа булган ихтирам һәм ярату хисләребезне чагылдыра. Димәк, кеше турындагы иң яхшы хәтер-кирәкле эшләр башкару, игелекле гамәлләр кылу.
Югары Тегермәнлек авылында күп балалы гаиләдә туып-үскән, тәрбияләнгән Фәрит урта мәктәптә белем ала. Укуын,мәктәп тарихында беренчеләрдән булып, Балык Бистәсе профессиональ-техник училищесында дәвам итә, механизатор белгечлеге ала. Г. Тукай исемендәге туган авылы колхозында хезмәт куя. Армиядән соң язмыш җилләре Тольятти якларына алып килә. Гаилә корып, малай үстереп, үз бизнесын булдырып туганнарына, дусларына җылы мөнәсәбәтле ярдәм кулы сузудан тәм табып, матур гомер кичерә.
Игелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары гаиләдә үк салынган шул аңа. “Оясында ни күрсә, очканында шул була” мәкале дә туры килеп тора үзенә. Язмамда “Игелек” сүзен еш куллануым тикмәгә түгел, Фәрит каһарман Газинур Гафиятуллиннар батырлыгын кабатлаган меңнәрнең берсе - шанлы якташыбыз Бөек Ватан сугышы батыры Бари Шәвәлиев исемен мәңгеләштерүгә дә үз өлешен кертте. Укучылар, авылдашлар, кунакларны хәзер мәктәпкә кергәндә скульптура кануннарына туры китереп ясалган герой бюсты каршы ала. Б. Шәвәлиевнең әлеге мәктәптә укыганлыгын раслаучы дивардагы элмә такта да Фәрит истәлеге.
Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеен бәйрәм иткән көннәрдә Югары Тегермәнлек авылында сугыш һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә төзелгән мемориаль үзәкне булдыру да иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе Фәрит Хәсәнов үзе, гаиләсе, туганнары булды. Яшәешен тирә-юньдәгеләргә игелек кылып, мәрхәмәт һәм шәфкать белән тулыландырып матур гомер итә ул.
Фәритнен туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында да тегермәнлеклеләр өчен тәгәенләнгән ике шәхси проектын гамәлгә ашыру өчен хәстәрлек эшләре алып баруы да игътибарга лаек.
-Форсаттан файдаланып, әйтми дә булмый.Башкалар эшләгән белән мактанып утыру егетлек түгел, беребезне дә бизәми, билгеле. Элегрәк елларда укучыларның “Алтын алка” (“Золотая шайба”) беренчелеге өчен республикада барган ярышларда призлы урыннар яулаган Югары Тегермәнлек мәктәбе хоккей командасын сагынып сөйләргә генә калыр микән, дип борчылам мин. 2015 елда “Алтын алка” Бөтенрәсәй ярышларында да Маратның шәкертләре белән үземә дә катнашып, призлы урынга лаек булган идек. Бу күркәм эш һәр ел шулай дәвам итә. Марат башлаган эшне хоккей яратучы балалар-яшьләр үз кулларына алдылар.
Безнең республикада игелек кылучылар һәрвакыт күз уңында. Фәрит Хәсәновның кылган гамәлләре җөмһүриятебез Президенты Рөстәм Миннеханов, Самара губернасы башлыгы тарафыннан да югары бәяләнделәр. Фәрит Бөтендөнья Татар Конгрессы әгъзасы буларак та, милләт һәм тел язмышына кагылышлы киңкырлы көндәлек эш алып бара. Россия Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе вазифаларын җиренә җиткереп башкаруы да игелекле эшләренә ярдәм генә итә.
“Игелек-җирдә ятмас” гыйбарәсе нәкъ менә Фәрит кебекләр өчен әйтелә дә инде.
Рамазан Кәбиров,
Татарстанның атказанган укытучысы.
Казан-Тольятти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа