Яңа себерке , яңача себерә....
Беренче хатыны белән 13 ел торганнан соң, Хәмитнең хатыны ташлап чыгып китте. Артык сүзләр әйтеп тормыйча, Хәмит эштән кайтканчы, тыныч кына әйберләрен җыеп чыгып китә.
Башта алар бик матур, әйбәт яшиләр, Хәмит акчалы эштә эшли. Бөтен кеше аларга сокланып карый. Бераздан аралар суына төшә, Хәмит соңга калып өйгә кайта башлый һәм шулай тормыш аска тәгәри. Хәмитнең хатыны эштән садикка,садиктан өйгә чаба,тормышны шулай 5 ел бер үзе диярлек алып бара.
Шул вакыт әчендә Хәмитнең әнисе авыртып аяктан егыла, Нурия аны да карый башлый. Кайнанасы яныннан бердә китергә ярамый башлагач, эштән чыгып кайнанасын хәстәрли ул. Шулай да кайнанасы аны яратмый. Әле бер гаеп,әле икенчесен табып кына тора.
Нурия шулай да өметен өзми, кайнанасын әле бер табибка,әле икенчесенә йөртә-йөртә аякка бастыра. Хәмит аны да күрми, чөнки аның өйгә кайтып кунганы сирәк була. Аякка баскач кайнана киленгә, бар күземә күренмә, чыгып кит дип өйдән куа башлый. Нурия ярты ел чамасы түзгәннән соң, чыгып китергә мәҗбүр була.
Нурия киткәнгә инде 3 ел вакыт үтте. Хәмиттә кире сөяркәсеннән кайтты. Кайнана дигәне дә кире урын өстенә егылды. Хәмит бер- ике тапкыр өйләнеп тә карады.Ләкин тормышлары гына җайга салынмады.
Килгән һәрбер килен дигәннәре, үз законнарын кертеп, шул кануннар белән яшәтәселәре килде ана белән улны. Яңа килен ул яңа себерке кебек, яңача себерә.
Шулай, бер бәхетеңне саклый белмәсәң, икенчесе аның сиңа бәхет алып килми.
Тикмәгә генә: " Бәхет пыяла тиз уала", - дип әйтмиләр.
Автор Гөлчәчәк Газизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев