Яңа елга бәйрәм тамашасы
Элеккедән килгән күркәм традиция буенча, 31 нче декабрьдә, Балык Бистәсенең үзәк мәйданында Яңа елны каршылау чарасы үткәреләчәк.
Программада:
- Кыш бабайларның, Кар кызларының һәм әкият геройларының, предприятие, оешма, учреждениеләр парады;
- шулай ук конкурста катнашучылардан:
-район предприятие, оешма, учреждениеләре арасында территорияләрне бизәү буенча - “Яңа ел серпантины”; авыл җирлекләре арасында иң яхшы әзерләнгән – “Минем могҗизалы кышкы авылым”;предприятие, оешма, учреждениеләренең парад чыгышлары вакытында - “Иң яхшы әкият герое”; шәхси йортны иң яхшы бизәүче – “Минем кышкы өем”; подъездларны матур итеп бизәгән – “Яңа ел баскычы-2020”; “Иң яхшы яңа ел мәйданчыгы” һәм Кыш бабайлар арасында: “Иң креатив Кыш бабай”, “Иң ягымлы Кыш бабай”, “Иң стильле Кыш бабай” номинацияләрендә җиңүчеләрне котлау, театральләштерелгән тамаша, җыр, уен конкурслары, салют каралган.
Башлана 18.00 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа