Яңа ел бәйрәме турында без нәрсә беләбез?
Яңа ел бәйрәме һәр баланың көтеп алган иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Кыш бабай, Кар кызы, бизәләлгән чыршы- бәйрәмнең күрке. Әмма бу бәйрәм турында нәрсә беләбез соң?
Чыршы бизәү турында мәгълүмат XVII гасырга карый. Төрле кәгазьдән ясалган алмалар, печенье һәм мишуралар беренче уенчыклар булган. Ә Россиядә чыршыны XIX гасырда да,XX гасыр башында да бик яратып бизәгәннәр. Әмма 1918елда бу гадәт тыела, чыршы бизәү гадәте 1935 елда кире кайта.
Хәзерге вакытта Яңа ел бәйрәмен үткәрү күркәм гадәтләрнең берсе. Һәр гаилә матур итеп чыршы бизи, чыршы төрле-төрле утлар белән матурлана.Туганнар, дуслар, гаиләң белән Яңа елны каршылау үзе бер рәхәт бит ул.
Бәйрәмне мәктәбебездә дә бик күңелле үткәрдек. Быел бәйрәмгә Буратино үзенең дуслары белән кунакка килде, үзебезне әкияти дөньяга эләккән кебек сиздек. Кыш бабай да бүләкләрне бик мулдан өләште.Өләшмичә, уку алдынгыларыбыз, төрле олимпиадаларда, конкурсларда призлы урын яулаган укучыларыбыз куп безнең. Һәр класс үзенең җыр-биюгә осталыкларын күрсәтте. Кыскасы, бәйрәм куңелле үтте.Шулай ук бәйрәмне оештыруда үз өлешен керткән спонсорларга да рәхмәтле без. Яңа ел барыбызга да уңышлар, бәхетләр алып килсен иде!
Гузәл Нуриева,
4нче сыйныф укучысы,
Зур Мәшләк мәктәбе.
Кыш. Нинди матур! Мамыктай ак кар яуганын без быел озак көттек. Яңа ел кичендә бөтерелеп мамыктай ап-ак кар яуды. Бөтен җир ак юрганга төрелде. Үзе бер могҗиза бит!Күптән әзерләп куйган чаңгы, чаналарны алып тауга киттек, рәхәтләнеп чана, чаңгыда шудык. Кыш көне бик рәхәт. Мин кышны бик яратам.
Ләйсирә Имамиева,
4нче сыйныф укучысы,
Зур Мәшләк мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia