Яңа ел алдыннан кайбер балыкбистәлеләрнең хезмәте лаеклы бәяләнде
Яңа ел алдыннан кайбер балыкбистәлеләрнең хезмәте лаеклы бәяләнде.
Профсоюзлар белән хезмәттәшлекне актив алып барудагы уңышлары өчен Агротехникум директоры Мансур Маннанов Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясенең Почет Грамотасы белән бүләкләнде.

Гомумбелем бирү укытучысы Люция Дубровина, склад мөдире Фәния Бикмуллина, тулай торак буенча дежурный Гөлфия Әдһамова тырыш хезмәтләре уңаеннан Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы профсоюзларының республика комитеты Почет Грамотасына лаек булдылар.

Профсоюзда озак еллар хезмәт һәм социаль-икьтисадый хокукларны саклауда актив эшчәнлеген исәпкә алып директорның уку-тәрбия эшләре буенча урынбасары, техникумның профсоюз оешмасы рәисе Гөлфия ГалимоваТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Почет Грамотасы белән бүләкләнде.
Таңсылу Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia