Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Арыш урманында Президент нараты да үсәчәк

Бүген «Кызыл Йолдыз урманчылыгының Арыш участок урманчылыгы урман фонды территориясендә “Урманны саклыйк” (“Сохраним лес”) Бөтенроссия акциясе кысаларында урман утырту көне уздырылды.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Балык Бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдинов катнаштылар.

Арыш урманчылыгының урман утырту көненә махсус әзерләнгән кварталында олы кунакларны яшь урманчылар сәламләделәр. Рөстәм Миңнеханов, Сергей Аноприенкода “Саба урман хуҗалыгы”ның үсемлекләрне микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясе эшчәнлеге зур кызыксыну уятты.

Кунаклар урманнарны янгыннан саклау, утырту, тәрбияләү техникасы белән дә таныштылар.

Рөстәм Миңнеханов, Сергей Аноприенко урман утырту көнендә катнашучыларны сәламләп чыгыш ясадылар,урман хуҗалыгының бер төркем алдынгыларын бүләкләделәр. Соңыннан беренчеләрдән булып нарат үсентеләрен җир куенына иңдерделәр.

2,5 гектар мәйданны биләгән бу участокта 10 меңнән артык нарат үсентесе утыртылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса