Яңа Арыш егетләре бәйгеләрдә сынатмый
Узган шимбә көнне Арча районының Яңа Кырлай авылында традицион Ат көне булып узды.
Бу популяр бәйгенеТатарстанның атчылык һәм ат спорты Федерациясе, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештыралар. Халыкара статус алган ат чабышы ярышларында быел Татарстанның күп районарыннан тыш Карачай-Черкас, Мари иле республикаларыннан, Белоруссиядән, Төмән, Мәскәү, Пенза, Ростов өлкәләреннән килгән 100 дән артык җайдак катнашты.
Чабышкылар 30, 40, 80 һәм 120 чакрым араларда көч сынаштылар. Күпсанлы тамашачылар “Аударыш” уенын, “Иң җитез йөкче”, Иң матур ат арбасы” конкурсларын да яратып күзәттеләр.
Әлеге мәртәбәле бәйгедә безенең район данын “Азык-төлек корпорациясе” хуҗалыгыннан (Яңа Арыш авылы) Рәмзил Садыйков (“Кашка” кушаматлы ат белән) һәм Салават Гобәев (“ Йолдыз”) якладылар.
Алар “Авыл егетләре” номинацясендә җирле токым атлар чабышында катнаштылар. Рәмзил финишка икенче булып килде. Салават дүртенче урынны алды. Салават бу бәйгедә өченче тапкыр катнаша инде.
Алдагы елларда бишенче, өченче урыннарны алып кайткан иде. Киләчәктә дә ат спорты белән ныклап торып шөгыльләнү турында хыяллана ул.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа