Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Арыш авылында "Мин яратам сине, Татарстан” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде

30 августта без Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итәбез.

Бу көнне 1990 елда ТАССР Югары Советы Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә. 30 август шулай ук Казан шәһәренең туган көне дип санала.

Ел дәвамында Яңа Арыш авылы китапханәсендә әлеге истәлекле вакыйгаларга багышлап, Татарстан Республикасы дәүләтчелегенең барлыкка килү тарихы, аның символлары, биредә яшәүче халыкларның күпмилләтле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, борынгы мәдәният һәйкәлләре, республиканың казанышлары һәм үз хезмәтләре белән безнең төбәкне данлаучы кешеләр турында сөйләүче матур күргәзмәләр оештырылып килә. Бүгенге көндә дә әлеге юнәлеш буенча эшләүне дәвам итәбез.

Шул уңайдан, 30 август көнне “ Мин яратам сине, Татарстан” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм ачык һавада үтте. Программа уен-конкурс формасында оештырылды. Әлеге чарага кече һәм урта яшьтәге балалар чакырылды. Шулай ук балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә килделәр.

Балаларга Татарстан Республикасының Дәүләт символлары турында һәм Казан шәһәре тарихы турында мәгълүматлар бирелде. Татарстан тарихына багышланган викторина , “Танылган шәхесләребез” ,“Милли үзенчәлекләр”, “Мәкальләрне дәвам итегез”, “ Шигъри тукталыш” дип исемләнгән конкурслар, "Дөрес җавап",« Кем тизрәк?!» уеннары уйнатылды. Балалар бик теләп мастер- класста катнаштылар.

Шулай ук, Татарстан турында шигырьләр дә сөйләделәр. Бәйрәм “Мин яратам сине, Татарстан!” җырын башкарып тәмамланды. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса